Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

“Әгерҗе хәбәрләре“ призлар уйнатты

13-23 октябрьдә Татарстанда "Әбунәче декадасы" вакытында почта аша "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасына ташламалы бәягә язылган газета укучыларыбыз арасында призлар уйнатачагыбыз турында кисәткән идек. 50дән артык газета укучыбыз редакциягә 2017 елның беренче яртыеллыгына язылган квитанцияләрен алып килде. Призларны уйнату өчен "Әгерҗе хәбәрләре"н гомере буе көтеп алып яратып укучы Рәсимә апа Әхмәтшинаны...

13-23 октябрьдә Татарстанда "Әбунәче декадасы" вакытында почта аша "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасына ташламалы бәягә язылган газета укучыларыбыз арасында призлар уйнатачагыбыз турында кисәткән идек.

50дән артык газета укучыбыз редакциягә 2017 елның беренче яртыеллыгына язылган квитанцияләрен алып килде. Призларны уйнату өчен "Әгерҗе хәбәрләре"н гомере буе көтеп алып яратып укучы Рәсимә апа Әхмәтшинаны чакырдык.

Бүләкләрне кемнәр отты соң?

Жаркое пешерү өчен махсус савытлар:

Майя Закирова (Әгерҗе, Энгельс урамы);

Вәсимә Садыйкова (Әгерҗе, Гагарин урамы);

Фәнилә Муллахмәтова (Тәбәрле).

Шикәр комы, тоз савытлары:

Венера Сибатова (Тирсә).

Стаканнар җыелмасы:

Фәнилә Тимеркәева (Әгерҗе, Гоголь урамы);

Камил Исмәгыйлев (Исәнбай);

Альберт Латыйпов (Әгерҗе, М.Җәлил урамы);

Дамир Хәмидулли н (Кырынды);

Эльмира Җәлилова (Тирсә);

Рәсимә Әхмәтшина (Әгерҗе, Азиатский урамы).

Чәй пешерү чәйнеге:

Алиса Пажбекова (Бима).

Рәсимә апаның да бәхете бар икән. Стаканнар җыелмасын отучыларның берсе ул булды.

- Уйласаң да, бик теләсәң дә үзеңә үзең болай бүләк ясап булмас иде. Бәхетем бар икән, - диде ул редакция коллективына рәхмәтләрен җиткереп.

Ә без "Әгерҗе хәбәрләре"нең тугры дусларына рәхмәт әйтәбез. Киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк.

"Әгерҗе хәбәрләре"нә язылу дәвам итә. Почта аша язылу бәясе - 600 сум. Редакциядә һәм Әгерҗедәге хезмәт коллективларында 360 сумга язылырга була. Бүгенге көнгә ике меңнән артык райондашыбыз газетабызга язылды инде. Син дә соңга калма!

Бүләк отучыларны редакциябездә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев