Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

“Әгерҗе хәбәрләре“ редакциясе коллективы да агач утыртудан читтә калмады

Әгерҗе районында урман утырту көнендә 1860 агач утыртылды, шуның 100е - шәһәрдә, 760ы - авылларда Акциягә беренчеләрдән булып Яшьләр парламенты әгъзаләре кушылды. - Мондый матур, кояшлы көнне бүлмәдә утырып буламы соң?! Шәһәрне яшелләндерү - үзе изге эш бит ул. Район поликлиникасы, "Мотомир" кибете яныннан узганда, үзебез утырткан агачларны күреп, еллар...

Әгерҗе районында урман утырту көнендә 1860 агач утыртылды, шуның 100е - шәһәрдә, 760ы - авылларда

Акциягә беренчеләрдән булып Яшьләр парламенты әгъзаләре кушылды.

- Мондый матур, кояшлы көнне бүлмәдә утырып буламы соң?! Шәһәрне яшелләндерү - үзе изге эш бит ул. Район поликлиникасы, "Мотомир" кибете яныннан узганда, үзебез утырткан агачларны күреп, еллар узгач та күңел сөенер әле, - диделәр яшьләр.

Әгерҗедәге "Коробка" микрорайонын яшелләндерергә биредә яшәүчеләр дә, идарәче компания вәкилләре дә чыккан иде.

Әгерҗе урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көн дәвамында Җиңү скверында, тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда һәм Гражданнар сугышы геройларына куелган батырлар, Азин һәйкәлләре тирәсендә, "Яшьлек" паркында, К.Маркс һәм Ометов урамнары кисешкән урыннарда, хәрби комиссариат, 9нчы, 6нчы балалар бакчалары, Таҗи Гыйззәт мәйданнарында агачлар утыртты.

- Әгерҗегә керү уңаенда урнашкан стела янына һәм Әгерҗенең Заводская урамындагы яңа клуб тирәсенә утырткан наратлар да матур булып үсеп китәрләр, - диделәр урманчылар.

- Быелгы "Урман утырту көне" акциясе дә киң колачлы булып узды. Шәһәребезне, районны яшәү өчен тагын да уңайлырак, матуррак итүгә үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт, - диде "Әгерҗе шәһәре" башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров.

Шул ук көнне мәктәп укучылары һәм участок урманчылыгы хезмәткәрләре катнашында Красный бор, Девәтернә авылларында өмәләр узды. Ә "Кичкетаң" табигый заказнигында "Җир Хартиясе" мемориаль ташы куелды. Әлеге чара кысаларында 15 зәңгәр чыршы утыртылды.

Агач утырту көненнән сөт һәм ит комбанатлары, төзелеш идарәсе, "КамПромлес", ЮХИДИ бүлекчәсе, Боз сарае, 4нче мәктәп, "Водоканал", район хакимияте коллективлары да читтә калмады.Чарага "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы хезмәткәрләре дә кушылды. Фотоаппарат, каләм һәм блокнотларын көрәккә алыштырып, алар Җиңү скверына наратлар утырттылар.

Белешмә.

"Урман утырту" акциясе 31 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Бу көннәрдә Комсомольская урамындагы ветераннар йорты янына да агачлар утыртылачак.

Любовь МИХАЙЛОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев