Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Әгерҗе хәбәрләре“ редакциясе коллективы Казан өчен тавыш бирде

    2017 елда дөнья күрәчәк яңа акча символларына тавыш бирүдә Казан, Сочины өченче урынга төшереп, 4 октябрьдә янә беренче урынга күтәрелде. Яңа купюраларда Казан Кремле һәм КФУның төп бинасын сурәтләүне хуплап, 340 меңннән артык кеше тавыш бирде инде. Тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр дәвам итә. Әгәр син өлгермәгәнсең икән, твоя-россия.рф сайтына...

    2017 елда дөнья күрәчәк яңа акча символларына тавыш бирүдә Казан, Сочины өченче урынга төшереп, 4 октябрьдә янә беренче урынга күтәрелде.

    Яңа купюраларда Казан Кремле һәм КФУның төп бинасын сурәтләүне хуплап, 340 меңннән артык кеше тавыш бирде инде. Тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр дәвам итә. Әгәр син өлгермәгәнсең икән, твоя-россия.рф сайтына кереп тавышыңны бир.

    Кичә, 4 октябрьдә, 600дән артык яшь әгерҗеле, үзәк мәйданга җыелып, әлеге бәйгене хуплап флешмоб уздырды. "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясе коллективы да Казан өчен тавыш бирүен раслап, әлеге бәйгегә кушылды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: