Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

“Әгерҗе хәбәрләре“н укучылар приз отты

Исегезгә төшерәбез, 19 августта "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте икенче яртыеллыкка үз басмаларына язылган һәм квитанцияләренең күчермәләрен җибәреп, "Язылган өчен телевизор" акциясенә кушылган газета укучылар арасында призлар уйнатты. Әгерҗелеләр арасында да "Татмедиа" призларын отучылар бар. "Әгерҗе хәбәрләре"нең Тирсә авылындагы даими укучысы һәм хәбәрчесе, укытучы Раушания НИЗАМБИЕВА Кукмара савыт-сабалар заводының ике табасын отты....

Исегезгә төшерәбез, 19 августта "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте икенче яртыеллыкка үз басмаларына язылган һәм квитанцияләренең күчермәләрен җибәреп, "Язылган өчен телевизор" акциясенә кушылган газета укучылар арасында призлар уйнатты. Әгерҗелеләр арасында да "Татмедиа" призларын отучылар бар.

"Әгерҗе хәбәрләре"нең Тирсә авылындагы даими укучысы һәм хәбәрчесе, укытучы Раушания НИЗАМБИЕВА Кукмара савыт-сабалар заводының ике табасын отты.

Шундый ук бүләк Әлфия ШӘЙМӨХӘММӘТОВАга да елмайды. Әмма бу укучыбызның кайсы авылдан икәнлеген белмибез. "Әгерҗе хәбәрләре"нә шалтыратып, үзегез белән таныштырыгыз әле, Әлфия ханым. Чөнки "Татмедиа"ның бу бүләкләрен сезгә сентябрь аенда район газетасы редакциясендә тапшырачакбыз.

Исәнбайдан укытучы Гөлназ Хуҗина да 2753 сумлык басмаларга язылып, "Татмедиа"ның кызыксындыру призына лаек булды. Бүләк отучы укучыларыбызны котлыйбыз!

"Татмедиа" киләчәктә дә үз басмаларына язылучылар өчен бу акцияне дәвам итәчәк. Димәк, сезнең дә бүләк оту мөмкинлеге бар.

Сүз уңаеннан: 31 августка кадәр "Әгерҗе хәбәрләре"нә 570 сум 78 тиенгә язылып калыгыз. 1 сентябрьдән 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен матбугатка язылу кампаниясе старт алгач, район басмасына язылу бәясе 600 сум булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев