Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

"Әгерҗе хәбәрләре"нә языл һәм бүләк от

Почта элемтәсе бүлекчәләрендә 2016 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу башланды. Өченче ел инде "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте үз басмалары әбүнәчеләре өчен "Язылган өчен айпад!" акциясе игълан итә. 1 ноябрьдән әлеге акция старт алды. "Язылган өчен айпад!" акциясе Татарстан күләмендә генә үткәрелми. Россия төбәкләрендә яшәүче һәркем күпләп "Татмедиа" басмаларына язылып, әлеге акциядә...

Почта элемтәсе бүлекчәләрендә 2016 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу башланды. Өченче ел инде "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте үз басмалары әбүнәчеләре өчен "Язылган өчен айпад!" акциясе игълан итә. 1 ноябрьдән әлеге акция старт алды.
 
"Язылган өчен айпад!" акциясе Татарстан күләмендә генә үткәрелми. Россия төбәкләрендә яшәүче һәркем күпләп "Татмедиа" басмаларына язылып, әлеге акциядә катнаша һәм бүләк ота ала.
2015елның икенче яртыеллыгына яраткан басмаларына язылып, Исәнбайдан ветеран хәбәрчебез Әлфирә Низамова һәм Тирсә мәктәбе укытучысы Гөлназ Вәлиева "Татмедиа" бүләкләренә лаек булганнар иде. Ә иң зур бүләк - Айпад барлыгы 10 мең сумга төрле басмаларга язылган Актаныш кешесенә Казанда тантаналы шартларда тапшырылды.
2016 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе барышында Әгерҗе районында яшәүче һәркемнең газеталарга күпләп язылып, Айпад һәм башка төрле бүләкләр оту мөмкинлеге бар.
 
Акциядә катнашу шартлары
 
"Язылган өчен айпад!" акциясендә катнашу өчен кимендә өч яраткан басмагызга алты айга язылырга кирәк. Бу басмалар барысы да "Татмедиа" җәмгыяте карамагында булырга тиеш. Ә аларның исемлеге белән www.tatmedia.ru сайтына кереп таныша аласыз. Язылу квитанцияләренең күчермәсен, үзегезнең исем-фамилиягез, атагызның исемен һәм телефоныгызны язып, түбәндәге адреска җибәрәсез: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2. Конверт тышына "Язылган өчен айпад!" дип язырга онытмагыз. "Татмедиа"да һәр хатка конвертта куелган җибәрү датасына карап шәхси номер сугыла. Призлар уйнатканда килгән барлык хатлар да катнаша.
Конкурсның гомуми приз фонды - 102650 сум. Төп приз - 35 мең сумлык iPad 16 Gb. Аннан соң 5300әр сумлык өч "Nikon" санлы фотоаппараты, 1800әр сумлык 15 савыт-саба җыелмасы, 550шәр сумлык 45 бүләк җыелмасы. Башка еллардагы акциядән аермалы буларак, быелгы бәйгедә 550шәр сумлык бүләк җыелмасы үз районында иң күп суммага язылган берәр әбүнәчегә биреләчәк.
Призлар 2016 елның 12 февралендә уйнатыла. Конкурска хатлар 2016 елның 30 январена кадәр кабул ителә. Ә 2016 ел өчен "Татмедиа" басмаларына язылу 27 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Йә, әйдәгез, райондашлар, почта элемтәсе бүлекчәләренә барып, тиз арада "Татмедиа" басмаларына, шул исәптән "Әгерҗе хәбәрләре"нә дә, язылыгыз да "Язылган өчен айпад!" конкурсына хатлар юллагыз. Бүләк оту бик күңелле бит ул. Өстәвенә, яраткан басмаларыгыз да ярты ел буе сезне кызыклы, гыйбрәтле, файдалы язмалары белән сөендереп торыр.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев