Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

“Әгерҗе хәбәрләре“нә язылу башланды

Район почта элемтәсе бүлекчәләрендә һәм район газетасы редакциясендә 2016 елның беренче яртысына " Әгерҗе хәбәрләре"нә язылу башланды. Киләсе ел газетабыз өчен аеруча истәлекле. "Әгерҗе хәбәрләре" 85 еллык юбилеена килеп җитә. Шушы еллар дәвамында район белән бергә атлап барган, тарих елъязмасына әверелгән басмабызны даими укып баручыларга, язмалары белән газетабыз эчтәлеген баетучы...

Район почта элемтәсе бүлекчәләрендә һәм район газетасы редакциясендә 2016 елның беренче яртысына " Әгерҗе хәбәрләре"нә язылу башланды.
Киләсе ел газетабыз өчен аеруча истәлекле. "Әгерҗе хәбәрләре" 85 еллык юбилеена килеп җитә. Шушы еллар дәвамында район белән бергә атлап барган, тарих елъязмасына әверелгән басмабызны даими укып баручыларга, язмалары белән газетабыз эчтәлеген баетучы хәбәрчеләребезгә рәхмәтебез чиксез зур. Өлкән яшьтәге газета укучыларыбыздан "Әгерҗе хәбәрләре"н 50-60 ел алабыз. Тормышыбызны район гәҗитеннән башка күз алдына да китермибез, һәр санын көтеп торабыз" дигән сүзләрне ишетү безгә дә бик күңелле. Ике арадагы дуслыгыбыз киләсе елда да дәвам итәр дип ышанабыз.
Әгерҗедә яшәүчеләр район газетасына арзанрак бәягә дә языла алалар. Сез эшләгән коллективта яки сез яшәгән күпкатлы йортта" Әгерҗе хәбәрләре"нә 270 сумга язылучылар саны уннан артса, без газетаны атнага ике тапкыр иртәнге сәгатьләрдә үк эш урыныгызга йә йортыгызга үзебез илтеп бирәбез. Мондый ысул белән язылучыларыбыз 500дән артык булды инде һәм алар "арзан да, вакытында укыйбыз да" дип рәхмәт укыйлар безгә. Моның өчен коллективта яки йортыгызда "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылуны оештыручы бер активист кирәк. Газетаны редакциягә үзләре килеп алучыларга да язылу бәясе - 270 сум.
Почта элемтәсе бүлекчәләрендә исә 528 сумга языла аласыз. Сәламәтлеге булмау сәбәпле почта элемтәсе бүлекчәләренә бара алмаучыларның өйләренә үзебез барып яздырачакбыз. 2016 елда да бергә калыйк, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев