Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

“Әгерҗе хәбәрләре“нә өйдән чыкмыйча гына языл

Кайбер укучыларыбыз почтага барып газета-журналларга язылырга вакыт юк дип зарланалар йә чиратта торасылары килми. Ә бит хәзер югары технологияләр заманында өйдән чыкмый гына, компьютер каршына утырып яраткан басмаларыңа язылырга була. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында онлайн-подписка хезмәте (раздел "Подписка: газеты и журналы") эшли. Бу порталда теркәлгән һәркем онлайн режимында үзе теләгән...

Кайбер укучыларыбыз почтага барып газета-журналларга язылырга вакыт юк дип зарланалар йә чиратта торасылары килми. Ә бит хәзер югары технологияләр заманында өйдән чыкмый гына, компьютер каршына утырып яраткан басмаларыңа язылырга була.
 
ТР Дәүләт хезмәтләре порталында онлайн-подписка хезмәте (раздел "Подписка: газеты и журналы") эшли. Бу порталда теркәлгән һәркем онлайн режимында үзе теләгән басмага языла, башка туганына, дустына да яраткан басмасын яздырып бүләк итә ала.
Моның өчен "Подписка: газеты и журналы" бүлеген ачарга һәм анда "Почта России" каталогыннан үзегезгә кирәкле басманы сайлап алып мәгълүматларыгызны языгыз. Берьюлы берничә басмага язылырга мөмкин. Аннан соң банк картасы белән акча күчерәсез һәм сезнең заказыгыз "Почта России" учреждениесенә китә һәм ул өч көн эчендә эшкәртелә. Сез теләгән басмага электрон язылу уңышлы эшкәртелгәч, сезнең шәхси кабинетка җавап килә.
Менә ничек өйдән чыкмый гына газета-журналларга тиз генә язылырга була хәзер, хөрмәтле укучыларыбыз. "Әгерҗе хәбәрләре"нә дә дәүләт хезмәтләре порталы аша язылып, күпме вакытыгызны янга калдырачаксыз. Үзең дә шулай языл, күршеңне, хезмәттәшеңне дә шулай тиз генә язылырга өйрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев