Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

“Әгерҗе хәбәрләре“ндә кунакта – мәктәп укучылары

"Мин татарча сөйләшәм" акциясенә безнең редакция хезмәткәрләре дә кушылды. Әйдәүчеләр - 2нче шәһәр мәктәбе укучылары. Мәктәп укучылары шаулап-гөрләп редакция бүлмәсенә килеп тә керделәр, бик матур итеп татарча сөйли дә башладылар. 6,8,9,10,11 сыйныф укучылары акциянең барлыкка килү тарихын да бәян иттеләр, шигырьләр дә сөйләделәр, биеп тә күрсәттеләр. "Инде хәзер сезнең туган...

"Мин татарча сөйләшәм" акциясенә безнең редакция хезмәткәрләре дә кушылды. Әйдәүчеләр - 2нче шәһәр мәктәбе укучылары.
Мәктәп укучылары шаулап-гөрләп редакция бүлмәсенә килеп тә керделәр, бик матур итеп татарча сөйли дә башладылар. 6,8,9,10,11 сыйныф укучылары акциянең барлыкка килү тарихын да бәян иттеләр, шигырьләр дә сөйләделәр, биеп тә күрсәттеләр. "Инде хәзер сезнең туган телебезне ни дәрәҗәдә камил белүегезне сынап карыйсыбыз килә", - дигән сүзләр белән әлеге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Миләүшә Сөйләманова һәм Раилә Галиева безгә дә биремнәр бирделәр. Башта тизәйткечләр әйттек, аннан мәкальләрнең ахырын эзләдек. Берничә минутка сузылган чара сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын күмәк башкаруыбыз белән тәмамланды.
Әлеге мөһим чарадан читтә калмавыгыз, алай гына да түгел, башкаларны да ияртүегез өчен зур рәхмәт сезгә, яшь дусларабыз. Укытучыларыгыз ярдәме белән шулай матур итеп татарча сөйләшергә өйрәнгәнсез икән, ана телебезне киләчәктә дә онытмагыз. "Телле кеше - юллы кеше" ди халык мәкале. Сезнең юлыгызда да ана телебез маяк булып янсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев