Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Әгерҗе хәбәрләре“нең 85 еллыгы уңаеннан гәзитчеләр Сабан туе узды

    Район газетасының 85 еллык юбилеен бу юлы башка районнардагы каләмдәш дусларыбызны кунакка дәшеп, җурналистлар Сабан туе итеп үткәрергә булдык. Узган атнада районыбызның капкасы булган Кичкетаң җире безне һәм кунакларыбызны матур табигать кочагында каршы алды. Алабуга, Тукай, Минзәлә, Актаныш, Сарман, Балык Бистәсе, Әлки районнары газеталарындагы хезмәттәшләребезнең Әгерҗе төбәгенә тәүге тапкыр аяк...

    Район газетасының 85 еллык юбилеен бу юлы башка районнардагы каләмдәш дусларыбызны кунакка дәшеп, җурналистлар Сабан туе итеп үткәрергә булдык. Узган атнада районыбызның капкасы булган Кичкетаң җире безне һәм кунакларыбызны матур табигать кочагында каршы алды.

    Алабуга, Тукай, Минзәлә, Актаныш, Сарман, Балык Бистәсе, Әлки районнары газеталарындагы хезмәттәшләребезнең Әгерҗе төбәгенә тәүге тапкыр аяк басулары икән. Редакциябездә эшләүче татар, рус, удмурт, мари кызлары милли киемнәрдә, милли ризыклары белән каршылаганда ук кунакларыбыз Әгерҗе табигатенең гаҗәеп матур, урманнарга бай булуына соклануларын белдерделәр.

    Юбилеебыз белән котларга Казаннан "Татмедиа" җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиатова, район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова да килгәннәр иде. Җитәкчеләрдән дә, кунаклардан да редакция адресына иң җылы котлаулар, рәхмәт сүзләре күп яңгырады бәйрәмдә. "Татмедиа"дан килгән җитәкчебезнең:

    - "Әгерҗе хәбәрләре" республикадагы район басмалары арасында газетаның бай эчтәлеге һәм финас хәле буенча да лидерлар рәтендә. Матбугат басмалары арасында иң дәрәҗәле "Бәллүр каләм"гә, ике ел рәттән "Ел лидеры" исеменә лаек булулары да моңа ачык мисал. "Әгерҗе хәбәрләре" хезмәткәрләре кызыклы, файдалы, гыйбрәтле темалар табып, аны укучы кызыксынып укырдай итеп яктырта беләләр, - дигән сүзләре безне тагын да канатландырды.

    Римма Гыйльметдинова да район газетасы халык белән властьны бәйләп торучы, районыбыз тарихын бөртекләп язып баручы дип югары бәя бирде. Район башлыгы Валерий Макаров исеменнән редакциягә телевизор бүләк итүе безнең өчен сюрприз булды.

    Бу көнне хезмәткәрләребезгә "Татмедиа"ның һәм район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары да тапшырылды.

    Бәйрәмебез җыр-бию, уен көлке белән кичкә кадәр дәвам итте.

    - Район газеталары хезмәткәрләре арасында җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталар да күп икән, - дип һәр чыгышны сокланып карады Казан кунагыбыз.

    Әнә "Әгерҗе хәбәрләре"нең бер төркем кызлары Миләүшә, Екатерина, Люба, татар, рус, удмурт һәм мари биюләрен башкарып, кунакларны таң калдырдылар. Актив хәбәрчебез Асия Корбангалиеваның газетабызга багышлап язган такмакларын да кызларыбыз дәртләнеп җырладылар.

    Глава призы Минзәләгә китте

    Бәйрәм спорт уеннары белән дәвам итте. Дүрт команда арасында ярышлар беренче минутлардан ук киеренке барды. Мактанып әйтүем түгел, Дания Абзалиева җитәкчелегендәге "Әгерҗе хәбәрләре" командасы һич тә сынатмады. Бактың исә, кызларыбыз җитез дә, көчле дә икән. Бигрәк тә Минзәлә командасы белән ике арада җиңүгә омтылыш аеруча көчле барды. Мәйдан уртасында кызыктырып торучы район башлыгы призы - микродулкынлы мич, "Әгерҗе хәбәрләре" кубогы кемгә эләгер?

    Җюри беренче урынга Минзәлә командасы чыгуын игълан иткәч, каләмдәшләребезнең ничек сөенгәнен белсәгез иде... Шулай итеп Әгерҗе главасы призы Минзәләгә китте. Ә "Әгерҗе хәбәрләре" Илфат Ямалиев җитәкләгән "Җилсервис" призына - электр самоварына лаек булды. Район финанс-бюдҗет палатасы (Альфред Бадахшин) призы - чәй сервисы өченче урын алган Актаныш командасына тапшырылды.

    Район газеталары арасында беренче тапкыр уздырылган Сабан туе, Кичкетаң җирлегенең кунакчыллыгы үзебезгә дә, кунакларга да бик ошады. Газетабызның 85 еллыгы әнә шулай матур мизгелләр белән әле озак вакытлар күңелебезне җылытып, иҗатка илһам биреп торыр.

    Рәхмәт сезгә

    Кунаклар килүгә бәйрәм буласы мәйданны әзерләгән, үзе дә безнең белән бергә һәр район командасын елмаеп каршы алган, каләм осталары белән бик тиз уртак тел табып, ахыргача безнең белән булган Кичкетаң җирлеге башлыгы Зөлфәт әфәнде Нуриевка нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр.

    Аш-суны тәмле итеп әзерләгән Әгерҗедән ирле-хатынлы Флүр-Алсу Шагалиевларга, юбилеебызны үткәрүгә матди ярдәм иткән Әгерҗе райпосы идарәсе директоры Рафик Шәрәповка, икмәк-азык комбинатына, Илфат Ямалиев, Альфред Бадахшинга, Кырынды егете, эшмәкәр Вилнур Галиев, Салагыштан Марат Мөхәммәдиев, Тәбәрледән Алнур Азиев, Әгерҗедән Фәнил Шаһиевка, бәйрәмебезне дәртле җырлары белән бизәгән мәдәният хезмәткәрләре Фәнис Арсланов, Баязит Ахунов, Чулпан Нурмөхәммәтовага, кунакларны сыйлауда ярдәм иткән Кичкетаңнан Чулпан белән Эльмирага зур рәхмәтләребезне юллыйбыз. Эшләрегез һәрчак уң булсын!

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: