Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Әгерҗе кешесе 122 мең сум акчасыннан колак каккан

Мошенникларга алданмагыз

Бу очрак 6 октябрьдә булган. "Әгерҗе хәбәрләре"нә билгеле булганча, Әгерҗедә яшәүче бер кешегә тиз арада акча кирәк була һәм ул банктан кредит алырга уйлый.

Интернетта ул гариза тутыра. Шуннан соң аңа кредит хупланган, әмма иминиятләштерү, документларны рәсмиләштерү, курьер һ.б. өчен түләргә кирәк дигән җавап килгән. Түләр өчен картаның номерын да җибәргән. Шулай итеп, караклар читтән торып кына райондашыбызның 122 мең сум акчасын урлаган.

Хөрмәтле укучыларыбыз, алдау схемалары бик күп, беркемгә дә үз акчаларыгызны ышанып тапшырмагыз, анкета мәгълүматларын, банк карталарын, счетларны таратмагыз, дип кисәтәбез. Якыннарыгызны, бигрәк тә өлкәннәрне бу куркынычлар турында гел кисәтеп торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев