Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Әгерҗе районы прокуратурасы 34 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады

Суд карары законлы көченә кергән

Суд әлеге ханыма РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсенең 1нче өлеше  буенча җинаять эше ачкан (балаларын тәрбияләү өчен акча түләмәгән). Хөкем ителүче балигъ булмаган дүрт баласын тәрбияләү өчен акча түләргә тиеш. Әмма 2021 елның декабреннән 2022 елның мартына кадәр хатын алимент түләүдән баш тарткан, балаларга матди ярдәм күрсәтмәгән. Бу ханым элек тә алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Ул чакта аңа 10 тәүлеккә административ арест рәвешендә җәза билгеләнгән. Алиментлар буенча гомуми бурычы 1 миллион 960 мең сумнан артып киткән. 
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд, хезмәт хакының 5 процентын дәүләт кеременә тотып, гаеплене 6 айга мәҗбүри эш рәвешендә җәзага тартты. Суд карары законлы көченә кермәгән.

*   *   *

Әгерҗе районында алимент түләмәгән 47 яшьлек ханым да төзәтү эшләренә җәлеп ителде.  Ул балигъ булмаган кызын тәрбияләү өчен 2021 елның мартыннан бирле алимент түләмәгән. Элегрәк тә шуның өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Алимент буенча 570 мең сум бурычы җыелган.  Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд карары белән аңа 8 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнде. Ул бу вакытта хезмәт хакының 5 процентын дәүләткә түләргә тиеш.  Суд карары законлы көченә кергән.

Айрат ЗАКИРҖАНОВ, Әгерҗе районы прокуроры ярдәмчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев