Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Әгерҗе районы авылларында үзара салым акчасы нәрсәләргә тотыла

Менә инде икенче ел рәттән авыл җирлекләрендә референдум уздырылып, үзара салым акчаларын нинди максатларга тотуны халык үзе хәл итә. Хөкүмәт һәр бер сумга дүртәр сум өстәгәч, байтак кына эшләр башкарырдай акча җыела. "Авыл халкының проблемаларын хәл итү өчен менә дигән ярдәм бу", - дигән сүзләрне беркем дә инкарь итмәс бүген....

Менә инде икенче ел рәттән авыл җирлекләрендә референдум уздырылып, үзара салым акчаларын нинди максатларга тотуны халык үзе хәл итә. Хөкүмәт һәр бер сумга дүртәр сум өстәгәч, байтак кына эшләр башкарырдай акча җыела. "Авыл халкының проблемаларын хәл итү өчен менә дигән ярдәм бу", - дигән сүзләрне беркем дә инкарь итмәс бүген.

Узган ел әлеге акчалар, нигездә, авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә, зиратларны тәртипкә китерүгә, су системаларын яңартуга һәм авыл халкы өчен башка шундый мөһим проблемаларны чишүгә тотылды. Быел да 1 июльгә авыл җирлекләрендә 1 миллион 430 мең 700 сум үзара салым акчасы җыелып, Хөкүмәт шуның һәр сумына 4 сум өстәгәннән соң, 5 миллион 722 мең 800 сумга кадәр җитте. Быел бу акчаларга ниләр эшләнә, нәрсәләр планлаштырыла соң?

Ришат НУРИСЛАМОВ - район башлыгы урынбасары:

- Иң элек, авыл җирлекләрендә салым җыюның Әгерҗе шәһәренә караганда күпкә активрак баруын билгеләп үтәсем килә. Гражданнар җыеннарында авылларда үзара салымны, нигездә, 150-200 сумнан җыю турында килешенгән иде. Күпләр әлеге акчаларны бик теләп вакытында тапшырдылар. Шулай да кайбер авылларда үзара салым җыю пассиврак булды. Мәсәлән, Иж-Бубыйда 90 мең сум урынына 75 мең (83,3 процент), Салагышта 95 мең 400 сум урынына 72 мең 100 сум (75,6 процент), Тирсәдә 220 мең урынына 149 мең сум (67,7 процент) гына җыелды. Ә Әгерҗедә халыктан 2 миллион сум үзара салым акчасы җыелырга тиеш булса, ул 1 миллион 123 мең 600 сум (56,2 процент) гына тапшырылды. Быел үзара салым акчаларына зиратларны тәртипкә китерү, карт агачларны кисү, янгын куркынычсызлыгы чараларын уздыру планлаштырыла. Кайбер авылларда күперләр төзекләндереләчәк, батырларга куелган һәйкәлләр тәртипкә китереләчәк.

Павел КОРОЛЕВ - Иске Чекалда авыл җирлеге башлыгы:

- Узган ел безнең җирлектә 32 мең сум үзара салым акчасы җыелган иде. Хөкүмәт һәр сумга 4 сум өстәгәч, 160 мең сум булды. Әлеге акчаларга Иске Чекалда һәм Саклау авыллары зиратларының коймаларын яңарттык.

Быел да шул ук сумманы җыеп ташырдык. Аның төп өлешен авылыбыздагы һәйкәл-монументны төзекләндерүгә тотарга планлаштырабыз. Югыйсә, 1967 елда ук куелган һәйкәл бик тузган инде. Калган акчаларны гидрантлар куюга, агачлар кисүгә тотарга уйлыйбыз.

Илдус ГАФАРОВ - Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы:

- Минем бу дилбегәне кулга алуыма ике ай гына әле. Шулай да узган ел җыелган үзара салым акчаларының авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә, су торбаларын яңартуга, урамнарны яктыртуга тотылганлыгы хакында хәбәрдармын. Ә быел халыктан 65,4 мең сум акча җыелган иде. Ул 327 мең сум булып кайтты инде. Бу акчаларга Иске Эсләк һәм Үтәгән авылларында зират коймаларын төзекләндерәбез, урамнарны яктыртачакбыз.

Александр МИХАЙЛОВ - Кадрәк авыл җирлеге башлыгы:

- Безнең җирлектә узган ел үзара салым 100 сумнан җыелган иде, ә быел 200 сумнан җыярга килештек. Барлыгы 60 мең сум акча җыелды. Хөкүмәт ярдәме белән ул акчалар 300 мең сум булды. Әлеге акча ярдәмендә халыкның үзәгенә бик тә үткән проблемаларны хәл итеп яткан көннәребез әле. Проблемалар дигәнем, авыл эчендәге елга һәм чокыр аша салынган күперләрнең бик тә тузган булуы һәм кеше йөри алмастай дәрәҗәгә килүе. Елга аша агачтан яңа күпер салдык, ә чокыр аша салынган күперне ремонтладык. Якын көннәрдә әлеге күпергә илтүче юллар да төзекләндереләчәк.

Раиф ВАҺАПОВ - Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы:

- Без быел үзара салымны 150 сумнан җыйдык. Әлеге акчаларга Иж-Бубыйдагы карт агачларны кисәбез. Шушы көннәрдә гидрант та куярга планлаштырабыз. Иж-Бубыйда чүп түгү урынын тәртипкә китердек, якын көннәрдә шушы ук эшне Иж-Бәйкидә дә башкарачакбыз. Иж-Бәйкидә Бөек Ватан сугышы геройлары- якташларыбызга куелган һәйкәл дә үзара салым акчасына яңартылачак.

Язманы Дания АБЗАЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев