Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Әгерҗе районы хат ташучылары, бәйгегә кушылыгыз!

"Татмедиа" җәмгыяте хат ташучылар арасында быел да бәйге игълан итте. Конкурста "Татмедиа" басмаларына 2017 елның беренче яртыеллыгына матбугатка яздыручы теләсә кайсы почта хезмәткәре һәм почта элемтәсе бүлекчәләре катнаша ала. Бәйгедә катнашырга теләге булган хат ташучыларны башта урыннарда сайлап алалар. Хат ташучының яки элемтә бүлекчәсенең "Татмедиа" басмаларына әбунә абонементлары узган елның...

"Татмедиа" җәмгыяте хат ташучылар арасында быел да бәйге игълан итте. Конкурста "Татмедиа" басмаларына 2017 елның беренче яртыеллыгына матбугатка яздыручы теләсә кайсы почта хезмәткәре һәм почта элемтәсе бүлекчәләре катнаша ала.

Бәйгедә катнашырга теләге булган хат ташучыларны башта урыннарда сайлап алалар. Хат ташучының яки элемтә бүлекчәсенең "Татмедиа" басмаларына әбунә абонементлары узган елның шул чорына караганда кимендә 5 процентка артыграк булырга тиеш.

Җиңүчеләрне ачыклау өчен "Татмедиа" басмаларына тиражның күпмегә артуы һәм әбунәнең тыгызлыгы (йорт хуҗалыкларына туры килә торган әбунәчеләр саны) төп шарт булып торачак.

Безнең район хат ташучылары "ИҢ ЯХШЫ КЕЧЕ ШӘҺӘР ХАТ ТАШУЧЫСЫ", "ИҢ ЯХШЫ АВЫЛ ХАТ ТАШУЧЫСЫ", "ИҢ ЯХШЫ ПОЧТА ЭЛЕМТӘСЕ БҮЛЕКЧӘСЕ" номинацияләре буенча катнаша ала. Җиңүче хат ташучыга 16644 сум, бүлекчәгә 30 мең сумлык акчалата бүләк каралган. Ә "ЖУРНАЛ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫ ТИРАЖ" номинациясендә җиңүче бүлекчәгә 30 мең сум премия биреләчәк. Конкурс 30 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев