Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләр бүләк алдылар

    Әгерҗе үзәк почта элемтәсе бүлекчәсендә "Россия почтасы" тарафыннан игълан ителгән бәйгегә йомгак ясадылар. Исегезгә төшерәбез: "Россия почтасы" 2015 елның беренче яртыеллыгына язылучылар өчен "Басмага языл һәм приз от" дигән акция игълан иткән иде. Әлеге акциядә билгеле бер вакытта язылып, махсус анкета тутырган әбунәчеләр катнашты. Призлар өч төркем арасында билгеләнде: 400...

    Әгерҗе үзәк почта элемтәсе бүлекчәсендә "Россия почтасы" тарафыннан игълан ителгән бәйгегә йомгак ясадылар.
    Исегезгә төшерәбез: "Россия почтасы" 2015 елның беренче яртыеллыгына язылучылар өчен "Басмага языл һәм приз от" дигән акция игълан иткән иде. Әлеге акциядә билгеле бер вакытта язылып, махсус анкета тутырган әбунәчеләр катнашты. Призлар өч төркем арасында билгеләнде: 400 сумнан алып 599,99 сумга кадәр язылучылар, 600 сумнан алып 799,99 сумга кадәр язылучылар һәм 800 сум һәм аннан күбрәк суммага язылучылар өчен. Шунысы кызыклы, Алабуга, Менделеев, Әгерҗе районнарын берләштерүче Алабуга районара почтамты буенча безнең районнан катнашучылар аеруча күп. Чагыштыру өчен: бәйгедә барлыгы 667 әбунәче катнашса, шуның 367се - Әгерҗедән. Призерлар саны - 15 булса, 8е - әгерҗеле.
    Төп приз - телевизор алу бәхете безнекеләргә елмаймаса да, башка бүләкләр мулдан. Әйтик, Тәбәрледән Вил Вәлиев - DVD-плеер, Үтәгәннән Фәния Әхмәтова һәм Күләгәштән Юрий Васильев - үтүк, Иж-Бубыйдан Фәнил Исхаков - тостер, шул ук авылдан Рабига Мусина һәм Айпаша Абдуллаева, Тукайдан Рената Гәрәева, Девәтернәдән Ләйсирә Гәрәева фен оттылар.
    - Почтадан шалтыратып бүләк отуым турында әйткәч, бик шатландым, - ди Иж-Бубыйдан Фәнил Исхаков. - Бүләкне тапшыру тантанасына үзем бардым. Тостерны әлегә сынап карамадык. Менә җәмәгатем хастаханәдән кайту белән эшләтеп карабыз.
    Призлар Мәскәүдән кайтартылган. Аларны Алабуга районара почтамты начальнигы Илдар Мостафин тапшырды.
    - Әгерҗе - һәрчак алда. Шундый актив булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын. Алга таба да тугры әбунәчеләребез булып калыгыз һәм без оештырган бәйгеләрдә актив катнашыгыз, - диде ул.
    Тантанада юбилейларын билгеләп үтүче почта хезмәткәрләрен - үзәк почта элемтәсе операторы Кәүсәрия Шаһиева, Исәнбайдан Әлфия Галиева һәм фотобәйге җиңүчеләрен дә зурладылар. Гомумән, почта элемтәсе хезмәткәрләре бай иҗади тормыш белән яшиләр.
    - Без "Россия почтасы" тарафыннан игълан ителгән һәр бәйгедә бик теләп катнашабыз. "Хезмәттәшеңне балачактагы фотосыннан таны", "Бакча могҗизасы" һәм башка шундый кызыклы сюжетларны үз эченә алган фотобәйгеләрдән ничек читтә каласың инде?! - ди язылу участогы инженеры, үзе дә әлеге бәйгеләрдә актив катнашучы Мөнирә Рахмаева.
    Белешмә
    Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
    15 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр Әбунәче декадасы уздырыла. Әлеге көннәрдә сез күп кенә басмаларга ташламалы шартларда языла аласыз. "ӘГЕРҖЕ ХӘБӘРЛӘРЕ"нең бәясе - 475 сум 20 тиен.
    Екатерина САМСОНОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: