Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Гәҗитле дә, бүләкле дә булдылар

"Татмедиа" җәмгыяте өченче ел инде үз басмаларына кызыксындыру булдыру һәм аларга язылучылар санын арттыру максатында "Әбунәчегә - Айпад!" бәйгесе оештыра. 2015 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе барышында әлеге конкурста безнең райондашлар да катнаштылар һәм икесе "Татмедиа"ның бүләгенә лаек булды. Сүз башында ук "Әбунәчегә - Айпад!" бәйгесенең киләчәктә дә оештырылуын искәртеп...

"Татмедиа" җәмгыяте өченче ел инде үз басмаларына кызыксындыру булдыру һәм аларга язылучылар санын арттыру максатында "Әбунәчегә - Айпад!" бәйгесе оештыра. 2015 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе барышында әлеге конкурста безнең райондашлар да катнаштылар һәм икесе "Татмедиа"ның бүләгенә лаек булды.
Сүз башында ук "Әбунәчегә - Айпад!" бәйгесенең киләчәктә дә оештырылуын искәртеп узабыз һәм газета укучыларыбызны бу бәйгедә актив катнашырга чакырабыз. Моның өчен матбугатка язылу кампаниясе башлану белән "Татмедиа" басмаларына язылып, квитанция күчермәләрен әлеге җәмгыять адресына юлларга кирәк. Кем күбрәк суммага языла, шул җиңүче була. Әнә, бу юлы Актаныштан берәү, 9048 сумга "Татмедиа" басмаларына язылып, Айпад отты. Аннан соң 7000-5000 сумга язылучыларга фотоаппарат бүләк иттеләр. Моннан тыш, бәйгедә катнашкан 50 әбунәчегә дә призлар әзерләгәннәр иде. Безнең районнан "Әгерҗе хәбәрләре"нең ветеран хәбәрчесе Әлфирә НИЗАМОВА һәм Яңа Бәзәкәдә яшәүче Тирсә мәктәбе укытучысы Гөлназ ВӘЛИЕВА да бүләкләргә лаек булдылар. Бу җиңүчеләрне без бу атнада чәй табыны артына чакырдык.
- Хәреф таный башлаганнан бирле гәҗит укымый калган көнем юктыр минем. Гомумән, тормышымны гәҗит-журналсыз күз алдына да китерә алмыйм. Бигрәк тә "Әгерҗе хәбәрләре" алмыйбыз дигән кешеләргә аптырыйм. Мин бу басманы олы кунак кебек көтеп алам. Моннан тыш, күп еллар инде "Мәдәни җомга", "Сөембикә", "Мәйдан"ны бик яратып укыйм, үземә алардан рухи азык алам. Гәҗит-журналларга бәяләр артмасын иде, әлбәттә. Әмма ат бәясе булса да яраткан басмаларыма язылмый калмаячакмын. Адәм баласына тамак туклыгы гына түгел, рухи азык та бик кирәк, - диде газетабызның өлкән дусты Әлфирә ханым Низамова.
- Мин математика укытучысы булсам да, үзем дә гәҗитләр укырга, каләм тибрәтергә яратам. "Яңарыш»та хикәяләрем басылганы булды. Матбугатка язылу башлангач, хезмәт хакы алу белән иң беренче эш итеп яраткан басмаларыма - "Әгерҗе хәбәрләре", "Мәгариф", "Татарстан яшьләре", балаларыма "Салават күпере"нә язылам. Гәҗитләр килү белән иң беренче районныкын кулга алам. Көн саен кичен гәҗит укымый калсам, нәрсәдер җитмәгән кебек була. Кайберәүләр интернет, телевизор диләр, әмма рәхәтләнеп кулга тотып гәҗит укуга җитәме соң инде?! - дип әңгәмәгә кушылды Гөлназ Вәлиева да.
Чәй табыны артында кунаклардан газетабыз адресына җылы сүзләр, тәкъдим-киңәшләр ишетү бик күңелле булды. "Әгерҗе хәбәрләре"нә сезнең киңәш-фикерләрегез бик тә кирәк. Газетабызның эчтәлеген баетуда, кызыклы, файдалы, гыйбрәтле язмалар әзерләү өчен сезнең дә тәкъдимнәрегезне ишетәсе килә. Килегез, шалтыратыгыз, электрон адресыбызга язып җибәрегез, хөрмәтле укучыларыбыз.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев