Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Гәзитләрне нәрсә көтә

Бу көннәрдә журналист халкы гына түгел, яраткан басмаларын көтеп алучы гәзит укучылар да, почта хезмәткәрләре дә - зур борчуда. Россия Хөкүмәте киләсе яртыеллыкта матбугат басмаларын тарату өчен "Россия почтасы"на өч миллиард субсидияне түләмәсә, гәзит-журналларга бәяләр күккә сикерәчәк. Ә бәяләрнең артуы газета-журналларның тиражы күпкә кимүгә йә күпләренең бөтенләй ябылуына китерәчәк. Хөкүмәтнең...

Бу көннәрдә журналист халкы гына түгел, яраткан басмаларын көтеп алучы гәзит укучылар да, почта хезмәткәрләре дә - зур борчуда. Россия Хөкүмәте киләсе яртыеллыкта матбугат басмаларын тарату өчен "Россия почтасы"на өч миллиард субсидияне түләмәсә, гәзит-журналларга бәяләр күккә сикерәчәк.

Ә бәяләрнең артуы газета-журналларның тиражы күпкә кимүгә йә күпләренең бөтенләй ябылуына китерәчәк. Хөкүмәтнең матбугатны тарату өчен почтага дотация бирмәве тагын шул ук гади халыкны ярык тагарак алдында калдырачак бит. Әле күпме кеше Интернетны түгел, нәкъ менә кулына гәзит тотып укуны якынрак күргәндә аны шуннан да мәхрүм итикме инде? Халык хәзер гәзит укымый дигән сүзләр белән тулысынча һич тә килешәсе килми. Саннарга күз салыйк әле. Ел башында районыбыз халкы 23588 экземпляр гәзит-журнал яздырып алган булса, 1 мартка бу сан 23900гә якынлашкан. Күргәнегезчә, вакытлы матбугатка язылучылар саны бер дә кимемәгән, киресенчә, 250ләпкә арткан. Үзебезнең "Әгерҗе хәбәрләре"н алсак та, язылучылар ай саен 15-20гә артып тора, бүген тиражыбыз 6750гә җитте. Киләчәктә бу тиражны саклап калып булырмы? Почта үз бәяләрен 1-1,5 тапкырга арттырырга мәҗбүр булса, аена 5-6 мең пенсия яки хезмәт хакы алган гәзит укучыбызны югалтачагыбыз көн кебек ачык. Без редакция бәясен арттырырга җыенмыйбыз. Бүген болай да сез язылган 297 сум акчаның 154 сумы почта хезмәтләре өчен китә. Ә безгә - гәзитне тудыручыларга 143 сумы гына кала. Икенче яртыеллыкка почта тарифларны күпмегә арттырыр, бу турыда Хөкүмәт тә, Элемтә министрлыгы да әлегәчә ләм-мим. Ә матбугат басмаларына язылу бәяләре артачагына һич шик юк. Бу хәлләргә борчылып, Россиянең басма матбугат вәкилләре Владимир Путинга Ачык хат юлладылар. Менә хәзер Илбашының җавабын мичтән бәлеш чыккан кебек көтәбез.
Бу көннәрдә даими гәзит укучыларыбыз да шалтыратып киләсе яртыеллыкка язылу бәяләре белән кызыксына башладылар.
- Бәяләр арта дип ишетеп бик борчылдык. Без һәрвакыт 3-3,5 мең сумлык 7-8 төрле гәзиткә язылабыз. "Әгерҗе хәбәрләре"н аеруча көтеп алабыз. Гәзит уку бәхетеннән мәхрүм итмәсеннәр иде безне, - дип борчылып шалтыратты Әгерҗедән даими укучыбыз Ангелина Тепфер.
Хөрмәтле укучыларыбыз, яраткан басмаларыгыздан мәхрүм каласыгыз килмәсә, 1 апрельгә кадәр почта элемтәсе бүлекчәләренә барып, иске бәягә язылырга ашыгыгыз.
"Әгерҗе хәбәрләре"нә дә бу көннәрдә 297 сумга язылып куйсагыз, ак сакаллы карт булырсыз!
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев