Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Игътибар: яңа рубрика

29 ноябрь - җир йөзендә иң газиз һәм кадерле булган сөекле кешеләребез Әниләр бәйрәме. Шул уңайдан "МИН ӘНИГӘ БУЛЫШАМ" дигән яңа рубрика тәкъдим итәбез. Кайсы гына баланың, бигрәк тә кечкенә чагында әнисе янында бөтереләсе, ул башкарган эшне кабатлап карыйсы килми икән?! Куллар онга буялып беткәнче камыр әвәләү, савыт-саба юу, тузан...

29 ноябрь - җир йөзендә иң газиз һәм кадерле булган сөекле кешеләребез Әниләр бәйрәме.

Шул уңайдан "МИН ӘНИГӘ БУЛЫШАМ" дигән яңа рубрика тәкъдим итәбез.

Кайсы гына баланың, бигрәк тә кечкенә чагында әнисе янында бөтереләсе, ул башкарган эшне кабатлап карыйсы килми икән?! Куллар онга буялып беткәнче камыр әвәләү, савыт-саба юу, тузан сөртү, бакчада көрәк-тырма тотып эшләү, кар көрәү - бер генә эштән дә читтә калмый сабыйлар. Әйдәгез, кечкенә балаларыгызны үзегез янында кайнашканда фотосурәткә төшерегез дә безгә юллагыз әле, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Ул-кызыгызның исем-фамилиясен, яшен, авылыгызны да күрсәтергә онытмагыз. Бер куплет бик матур, кызыклы шигырь дә иҗат итегез.

Шулай ук газиз әниләргә багышланган хатлар да көтеп калабыз. Иҗат җимешләрегезне 24 ноябрьгә кадәр почта аша яки agr-vesti@mail.ru адресына язып җибәрегез. Сездән фотосурәтләр һәм хатлар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев