Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иж-Бубый почта бүлекчәсе җитәкчесе “Язылу бүләк ит“ акциясенә кушылды

    15 октябрьгә кадәр почта элемтәсе бүлекчәләрендә 2018 елның беренче яртыеллыгына "Әгерҗе хәбәрләренә ташламалы бәягә - 594 сумга язылырга мөмкин. Шушы форсаттан файдаланып һәм "ТАТМЕДИА" җәмгыяте игълан иткән "Язылу бүләк ит" акциясенә кушылып, күпләр Өлкәннәр декадасы барышында әти-әниләренә, өлкән туганнарына газета-журналларга язылу бүләк итәләр. Иж-Бубый почта элемтәсе бүлеге начальнигы Айпашша Ибадуллаева...

    15 октябрьгә кадәр почта элемтәсе бүлекчәләрендә 2018 елның беренче яртыеллыгына "Әгерҗе хәбәрләренә ташламалы бәягә - 594 сумга язылырга мөмкин.

    Шушы форсаттан файдаланып һәм "ТАТМЕДИА" җәмгыяте игълан иткән "Язылу бүләк ит" акциясенә кушылып, күпләр Өлкәннәр декадасы барышында әти-әниләренә, өлкән туганнарына газета-журналларга язылу бүләк итәләр.

    Иж-Бубый почта элемтәсе бүлеге начальнигы Айпашша Ибадуллаева да әлеге матур традициягә тугрылык саклап, өлкән яшьтәге әнисе Әлфия ханымга "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылу бүләк иткән. Мондый игелекле гамәлне ул инде 15 ел дәвамында башкара икән.

    - Әни рәхмәт укып туялмый. Аны сөендерү - безнең өчен иң зур бәхет, - ди Айпашша Салабай кызы.

    Ташламалы язылу тәмамланганчы, сез дә якыннарыгызны шундый бүләк белән шатландырырга ашыгыгыз, хөрмәтле дуслар.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: