Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Казан кибетендә бер ир үзенә кул салырга омтылган

    Аның ни өчен шундый адымга баруы турында әлегә бернинди мәгълүмат та юк

    Казан кибетләренең берсендә ясалган коточкыч кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. Фотода курыккан кибет хезмәткәрләре һәм сатып алучыларны, котырынган ир һәм канга баткан идәнне күрергә була.

    Әлеге хәл Залесный бистәсендәге кибеттә булган. Шаһитләр сүзләренчә, сәер ир кибеттә үзенә кул салмакчы булган.

    Кибет хезмәткәрләре тиз арада полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакыртканнар. Сәер ирне алып киткәннәр. Аның ни өчен шундый адымга баруы турында әлегә бернинди мәгълүмат та юк.

    Чыганак: Ватаным Татарстан 

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: