Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Казанда егет белән кыз таксистны телефон шнуры белән буып акча таләп иткән

Пассажир егет искерек булган

Казанда кыз белән егет таксистка һөҗүм иткән. Такси хезмәтенең 37 яшьлек шоферына һөҗүм итү турында хәбәр «Зареченский»полиция бүлегенә килгән.

Иртәнге 4тә таксист Университет урамыннан Дмитров урамына ике кешене алып барырга тише була. Пассажирларның берсе арттан телефон шнуры белән буып, бөтен акчаларны бирүләрен таләп итүе турында сөйләгән. Пассажир егет искерек булган.

Гладилов урамы буйлап барганда машина йөртүче артында утырган пассажир аның муенына юка кара шнур сала. Тик шофер бауны тотып калырга һәм тормозга басарга өлгерә. Шуннан егет акча бирүен таләп итә, такси йөртүче баш тарткач машинадан чыгып китә.

Зыян күрүче маршрут буенча баруын дәвам итә, әмма арттан утырган кыз да туктавын сорый һәм 100 сум түләп, машинадан чыга. Соңрак такси йөртүче кыйммәтле махсус линзалы күзлеге юаглуын ачыклый. Зыянның күләмен ул 40 мең сумга бәяләгән.

«Кайнар эзләр» буенча полицейскийлар фаразланган җинаятьчене тоткарлаган. Ул 23 яшьлек егет булып чыга. Аңа карата кисәтү чараларын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев