Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Кем – диңгездә, кем – бакчада

Быелгы җәй кояшлы, матур көннәре белән сирәк сөендерсә дә, әгерҗелеләр отпуск, каникулларны күңелле итеп уздырып калырга тырышалар. Кемдер диңгез буенда ял итүне хуп күрсә, кайберәүләр "өй, бакча - минем өчен иң шәп ял", ди. Рамил ХӘБИБУЛЛИН - Әгерҗе шәһәре: - Җәмәгатем Алсу белән чит илдә берничә тапкыр булганыбыз бар. Быел...

Быелгы җәй кояшлы, матур көннәре белән сирәк сөендерсә дә, әгерҗелеләр отпуск, каникулларны күңелле итеп уздырып калырга тырышалар. Кемдер диңгез буенда ял итүне хуп күрсә, кайберәүләр "өй, бакча - минем өчен иң шәп ял", ди.
Рамил ХӘБИБУЛЛИН - Әгерҗе шәһәре:
- Җәмәгатем Алсу белән чит илдә берничә тапкыр булганыбыз бар. Быел балаларыбызны да алып ял итәргә Төркиягә бардык. 6 яшьлек улыбыз Ранис, 4 яшьлек кызыбыз Айсель беренче тапкыр самолетка утырып чит илгә очтылар. Диңгез, комда кызыну, саф һава балаларның сәламәтлегенә бик файдалы дип уйлыйм. Ә аларның диңгездәге зур-зур дулкыннарны күргәч ничек шатланганнарын белсәгез... Судагы балыкларны бик кызыксынып күзәттеләр, кабырчыклар белән уйнадылар. Әле хәзер дә алар диңгезнең матурлыгын сөйләп туялмыйлар.
Ел буена акча туплап алдагы елга тагын диңгез буена ял итәргә барырга уйлыйбыз.
Алексей Г. - студент:
- Быелның җәе гомер буена исемдә калыр, мөгаен. Ниһаять, күптәнге хыялым тормышка ашты. Мин Грециягә бардым. Бик бай тарихлы һәм искиткеч архитектурага бай ил ул. Дуслар белән бергә баргач тагын да күңелле булды. Кызындык, диңгездә коендык, шәһәр буйлап истәлекле урыннарда йөрдек. Акропольдәге бик борынгы скульптураларны карау аеруча истә калды. Алар безнең эрага кадәр V гасырда ук ясалган булуы белән гаҗәпләндерде.
Биредә милли ашлардан да авыз иттек. Грециядә һәр ризыкка зәйтүн мае кушалар икән. Ризыклары гади булса да, бик тәмле.
Быелгы җәйдә икенче хыялым да тормышка ашты. 1000 метрлы биеклектән парашюттан сикердем.
Дина АГАФОНОВА - Әгерҗе шәһәре, 16 яшь:
- Җәем бик мавыктыргыч уза. Вожатыйлар әзерли торган республика мәктәбен тәмамладым. Хәзер Ижауда "Малышок" балалар санаториенда эшлим. Биредә бик кызык. Үзем төрле күңел ачу чаралары уйлап табам, балалар белән бергә уйныйбыз. Җәй ахырында "Заря" сәламәтләндерү лагеренда эшләячәкмен. Аннан үзем дә берәр лагерьга ял итәргә барырга уйлыйм.
Алевтина ЗАВИСТОВСКАЯ - Әгерҗе шәһәре, 60 яшь:
- Җәен һәр атнада Ижауга - туганнарымның дачасына ял итәргә барам. Биредәге күңеллелекне, матурлыкны бернинди диңгез дә алыштыра алмый. Янәшәдә генә күл бар, кул сузымында гына урман. Бакчада җиләк-җимеш, яшелчә...
Ә эш көннәрендә күп вакытым оныклар белән уза. Алар белән мәш килеп кич җиткәнен дә сизми калам. Августта Красный бордагы тернәкләндерү үзәгенә барырга җыенам.
Максим САМСОНОВ - Әгерҗе шәһәре, 11 яшь:
- Әниемнең отпускысын без Кече Пурга районы Норья авылындагы дачада уздырдык. Шау-шулы шәһәрдән соң биредә бөтенләй икенче дөньяга эләккән кебек. Мин бакчада әниемә булышам, тавыкларга җим сибәм, су ташыйм.
Әти-әнием белән җиләккә, гөмбәгә йөрү дә бик ошый миңа. Эссе көннәрдә буага су коенырга йөрибез. Авылда бик рәхәт!
Белешмә:
Әгерҗедәге "КоралОтдых" туристлык агентлыгына мөрәҗәгать итүчеләрнең 60 проценты чит илгә юллама алган.
Әгерҗелеләр өчен иң популяр илләр - Төркия һәм Египет.
Россиядә Сочи, Геленджик, Анапада ял итәргә теләүчеләр күп.
Абхазия һәм Кырымга быел сорау азрак.
Соль-Илецкига маршрут автобусында баручылар да байтак.
Көз һәм кыш айларында Египет, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан һәм Тайландны сайлаучылар арта.
Екатерина САМСОНОВА,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев