Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кичкетаң авылы картая

    КИЧКЕТАҢ авыл җирлегендә 2015 елда 23 кеше вафат булган, 3 бала туган. Ә 2014 елда нибары бер нәни дөньяга килгән. Бик тә борчуга сала торган саннар бу. ҖАН АВАЗЫ Авыл җирлегенең узган елгы эшчәнлегенә багышланган отчет җыелышында авыл башлыгы Зөлфәт Нуриев бу турыда бик борчылып сөйләде. - Авылда яшәү өчен...

    КИЧКЕТАҢ авыл җирлегендә 2015 елда 23 кеше вафат булган, 3 бала туган. Ә 2014 елда нибары бер нәни дөньяга килгән. Бик тә борчуга сала торган саннар бу.
    ҖАН АВАЗЫ
    Авыл җирлегенең узган елгы эшчәнлегенә багышланган отчет җыелышында авыл башлыгы Зөлфәт Нуриев бу турыда бик борчылып сөйләде.
    - Авылда яшәү өчен бөтен шартлар бар: газ, су, урта мәктәп, балалар бакчасы, амбулатория, мәдәният учагы, кибетләр... Кышын урамнар чистартыла, авыл янәшәсеннән генә олы юл уза. Әмма яшьләр калмый. Чөнки эш юк. Мәктәп тәмамлаган егет-кызлар шәхси эшен ачарга, күпләп мал асрарга атлыгып тормый. Бер бездә генә түгел, ил күләмендә шундый аяныч хәл. Заманында гөрләп торган туган авылыбызның картая баруына йөрәк әрни, - диде авыл башлыгы.
    Шунда туып-үсеп, утыз еллап авыл җирлеге белән идарә иткән, туган төбәген яшәтү өчен җан атып йөргән Зөлфәт Нуриевның җан авазын аңларга була. Дүрт авылны берләштергән җирлектә узган ел бер генә яшь гаилә дә тумасын әле... Барҗы-Пельга, Барҗы-Умга, Балтач авылларында соңгы ике елда бер генә сабый да дөньяга аваз салмаган. Шул ук вакытта бу өч авылда 10 кеше дөнья белән хушлашкан.
    - Әле күптән түгел югары уку йортларында белем алучы яшь авылдашларым белән очрашкан идем. Берсенең дә туган авылга кайтырга уйларында да юк. Югыйсә, Хөкүмәтебез авылда шәхси эшеңне ачу, бигрәк тә гаилә фермасы оештыру өчен төрлечә матди ярдәм күрсәтә. Бу турыда авылдашлар арасында даими аңлату эшләре алып баруымның да нәтиҗәсе сизелми, - ди борчылып Зөлфәт Нуриев.
    Ә бит җирлектә даими яшәүче 572 кешенең 57се - эшсез. Теләге, максаты булган кеше Хөкүмәтне сүгеп, эш юк дип, кемнәндер ярдәм көтеп утырмый инде. Бу замана авырлыгыннан чыгу юлын үзе эзләп таба, адәм рәтле яшәү өчен көрәшә. Әнә, эш аты булган авылдашлары Тәлгать Муллануров - моңа ачык үрнәк. Ташландык ферманы рәткә китереп, анда сарыклар үрчетә башлады. Буш урында яңа эш башлау җиңел түгел, әлбәттә. Әмма фермер һич тә үкенми.
    - Гаилә фермасы оештыру өчен документлар артыннан чабып йөрисе дип тә курыкмагыз. Бу эштә сезгә без дә, авыл хуҗалыгы идарәсендә дә бик зур ярдәм күрсәтергә әзерләр. Дәүләт ярдәме белән сез бүген гаилә фермасын оештырып җибәрсәгез, киләчәктә бәлки балаларыгыз бу эшегезне дәвам итәргә алынырлар, - дип тә өндәп карады авылдашларын Зөлфәт Нуриев.
    МАЛ САНЫН ЯШЕРӘЛӘР
    - Су өчен түләргә күп була дип, авыл халкының абзарындагы мал санын яшерүе дә бик борчый. Әнә, сыерларга дәүләттән субсидия бирә башлагач, аларның төгәл санын белә алдык. Узган ел кәҗәләргә дә берәр мең биргәч, аларның саны да артты. Әмма бозау-үгезләр саны бер дә чынбарлыкка туры килми. Бездә бүген исәптә 200 сыерга 144 үгез-бозау туры килә. Минемчә, бу санны дүрткә тапкырларга кирәк. Үтенеп сорыйм, зинһар, мал санын яшермәгез. Әлеге ялган күрсәткечләр безнең җирлекне рейтингта артка сөйри, - диде ачынып авыл башлыгы.
    ххх
    ... Авыл картая, бетеп барабыз дип уфтанып кына яши торган заман түгел. Яшәү өчен бөтен шартлары булган авылда менә дигән йорты, каралты-курасы, абзар тулы мал-туары булган гаиләләр туган нигезне саклап яшәү турында, иң беренче чиратта, үзләре кайгыртырга тиеш. Бай тарихы, эшчән халкы булган данлы Кичкетаңны бер дә бетеп баручы авыллар рәтендә күрәсе килми...
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: