Әнисе бер яшьлек баласын бомжга биреп калдырган
Полиция кызчыкны тапкан
29 яшьлек хатын коляскадагы бер яшьлек баласын метро станциясе тирәсендәге җир асты кичүендә йоклап ята торган бомж янында калдырып качкан.
Бу хәл Мәскәүдә була. Бала югалу турында полициягә хатынның туганы хәбәр итә. Полиция кызчыкны табып ала. Нарасый бер тәүлек бомж янында була.
Әнисе тоткарланган. Аның әйтүенчә, шул рәвешле ул баласын дәүләткә тәрбиягә бирәсе булган, чөнки сабыен ашатырга әни кешенең хәленнән килми.
Бала хәзер хастаханәдә, аның сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янамый. Хатынны аналык хокукыннан мәхрүм итәргә җыеналар.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев