Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Редакция призлар өләште

22 октябрьгә 2014 елның беренче яртыеллыгы өчен 1204 кеше - "Әгерҗе хәбәрләре", 1538е "Агрызские вести" газеталарына язылды. - Татарстанда "Әбунәче ункөнлеге" игълан ителгәннән соң, безнең район почта элемтәсе бүлекчәләренә дә яраткан басмаларына арзанрак бәягә язылып калу өчен халык бик күп килде, - ди подписка участогы операторы Мөнирә Рахмаева. Бу көннәрдә...

22 октябрьгә 2014 елның беренче яртыеллыгы өчен 1204 кеше - "Әгерҗе хәбәрләре", 1538е "Агрызские вести" газеталарына язылды.
- Татарстанда "Әбунәче ункөнлеге" игълан ителгәннән соң, безнең район почта элемтәсе бүлекчәләренә дә яраткан басмаларына арзанрак бәягә язылып калу өчен халык бик күп килде, - ди подписка участогы операторы Мөнирә Рахмаева.
Бу көннәрдә район газетасына 282 сум 12 тиенгә язылырга мөмкин иде.
- Исәнбайда һәр йортта диярлек "Әгерҗе хәбәрләре"н алдыралар. Ә ташламалы бәя игълан итүләрен бигрәк тә көтеп алалар. Акча аз булса да янга кала бит. "Әбунәче ункөнлеге"ндә 60 кеше район газетасына язылды, - ди Исәнбай почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Гөлфәридә Тукманова.
Сарсак-Омгадада да декада барышында арзанракка 42 кеше "Агрызские вести"га язылган.
- 90 яшьлек әбиләр дә, яшьләр дә район газетасына теләп язылалар, - ди почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Лидия Павлова.
Гомумән, районда ункөнлектә 955 кеше - "Агрызские вести"га, 696 кеше "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылган.
Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, редакция коллективы матур традиция буенча быел да ункөнлектә район газетасына язылучылар арасында призлар уйнатты. Бәйрәмчә бизәлгән район почта элемтәсе бүлегендә биредә эшләүче хезмәткәрләр белән бергәләп уйнаттык аларны. 4нче мәктәпнең 1 сыйныф укучысы Динар Рәфыйков, барабанны әйләндереп, бәхетле бүләк ияләрен "тартып чыгарды".
Менә алар, редакция бүләгенә ия булган газета укучыларыбыз. "Агрызские вести"га язылучылар арасыннан:
Байтуганнан Рима Кузнецова һәм шәһәребезнең Казанская урамы 18 йортта яшәүче Т.Ахтиманкина - чиләкләр, Кадрәктән Галина Никонорова һәм Әгерҗе, М.Горький урамы 13 йорттан Гыймазова - чынаяклар, Салагыштан Александр Фролов, Сарсак-Омгадан Т.Кравченко - кофейник, Әгерҗедән Чапаев урамы 66 йорттан Забелина - гөл савытлары, Красный бордан В.Могилева - шикәр савыты, Әгерҗе, Гагарин урамы 4нче йорттан Мищерикова - стаканнар җыелмасы, Чайковский урамы, 2б йорттан Г.Хамандритова җиләк-җимеш вазасы оттылар.
"Әгерҗе хәбәрләре"нә язылучылар арасында да 10 приз уйнатылды. Барҗы-Умгадан Рәйсә Ибраһимовага - чынаяклар, Тирсәдән Дамира Замалиевага - кофейник, Көчектән Галия Гатауллинага - җиләк-җимеш вазасы, Мукшурдан Җиңү Ибрашев, Иске Эсләктән Әлфирә Ямалиевага - шикәр савыты, Шаршадыдан Алик Хәйретдинов, Әгерҗедән Энергетиковлар урамыннан Дилә Абдуллинага - стаканнар җыелмасы, Девәтернәдән Л.Гайсинага - гөл савытлары, Яңа Эсләктән Сания Булгакова, Кичкетаңнан Рима Зариповага чиләкләр чыкты. Аларны сезгә хат ташучылар китерәчәк. Ә без бүләкләр алырга иганәчелек ярдәме күрсәткән "Агрохимсервис" җәмгыяте җитәкчесе Адил Латыйповка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Район һәм республика тормышын яктыртучы район газетасы белән һәрчак бергә булыгыз! Бездән аерылмагыз! "Әгерҗе хәбәрләре"нә иң күп яздырган хат ташучыларга редакция кыйммәтле бүләкләр әзерли. Район газетасына язылган һәр укучыбыз бүләккә 2014 ел өчен стена календаре да алачак.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев