Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Әрҗәләрне печатьләгәннәр

Бу атнада Әгерҗедәге үзәк почтамтка куелган күп кенә абонент әрҗәләренә "бик" салыну күпләрне, шул исәптән "Әгерҗе хәбәрләре"н абонент әрҗәләре аша алучы укучыларыбызны чыгырыннан чыгарды. - Ике көн инде газеталарымны алалмыйм. Бернинди кисәтүсез-нисез абонент әрҗәсен печатьләп куйганнар. 80 яшемдә менә шулай акча түләп яздырткан басмаларны юллап йөрергә туры килә, - диде...

Бу атнада Әгерҗедәге үзәк почтамтка куелган күп кенә абонент әрҗәләренә "бик" салыну күпләрне, шул исәптән "Әгерҗе хәбәрләре"н абонент әрҗәләре аша алучы укучыларыбызны чыгырыннан чыгарды.
- Ике көн инде газеталарымны алалмыйм. Бернинди кисәтүсез-нисез абонент әрҗәсен печатьләп куйганнар. 80 яшемдә менә шулай акча түләп яздырткан басмаларны юллап йөрергә туры килә, - диде редакциябезгә "җилле" генә килеп кергән Бәсим ага Мөхәммәтшин.
Почта бинасында урнаштырылган абонент әрҗәләренең күбесенең печатьләнгән булуын күреп, без дә аптырап калдык һәм әлеге хәлгә ачыклык кертү нияте белән Алабуга районара почтамты өлкән операторы Алнура Фәйзуллинага мөрәҗәгать иттек.
- Ел башланганга дүрт айга якын вакыт узса да, күпләрнең әле һаман абонент әрҗәләреннән файдаланган өчен акча түләнмәгән. Алар арасында ике ел түләмәүчеләр дә бар. Болар - 1нче гимназия, район үзәк хастаханәсе, район статистика бүлеге, СМП һәм башка оешмалар. Шәхси затлар арасында да бурычлылар бик күп, - ди ул.
Абонент әрҗәләрендәге "бик"ләрне алдыртыр өчен кичекмәстән килешү төзергә (аларны берләштерелгән участок начальнигы кабинетыннан алырга була, телефон: 21147) һәм кассага акча түләргә кирәк. Шуннан соң үз әрҗәләрегездәге "бик"ләр алыначак.
Кем әйтмешли, бу очракта бәлки гаеп "атта да, тәртәдә дә" бардыр. Тик почтамт хезмәткәрләре башта кисәтү ясаган булсалар, мондый күңелсез хәл килеп чыкмаган булыр иде, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев