Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Шатлыгыбызны уртаклашабыз

Татарстан Матбугаты көне уңаеннан республикада оештырылган "Бәллүр каләм" иҗат бәйгесендә "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы да зур җиңү яулады. "Бәллүр каләм" бәйгесе - Татарстанда унҗиденче тапкыр үткәрелгән бик зур һәм җитди иҗат бәйгесе. Анда газета битләрендәге иң яхшы язмалары белән катнашучылар саны елдан-ел арта. - Быелгы бәйгедә жюри әгъзаларына биш меңнән артык...

Татарстан Матбугаты көне уңаеннан республикада оештырылган "Бәллүр каләм" иҗат бәйгесендә "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы да зур җиңү яулады.

"Бәллүр каләм" бәйгесе - Татарстанда унҗиденче тапкыр үткәрелгән бик зур һәм җитди иҗат бәйгесе. Анда газета битләрендәге иң яхшы язмалары белән катнашучылар саны елдан-ел арта.
- Быелгы бәйгедә жюри әгъзаларына биш меңнән артык иҗат эшен карап, иң лаеклыларын сайлап алу бер дә җиңел булмады, - диде Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.
Матбугат көне алдыннан без әлеге бәйгедә "Шәһәр һәм район газеталары" номинациясендә икенче турга узуыбызны белеп, сөенгән идек инде. Әмма финалда җиңеп булырмы дигән шик һич тә баштан чыкмады. Чөнки көндәшләр бик көчлеләр иде бит.
19 майда Казанда Медиафорум кысаларында бәйгегә йомгак ясау тантанасында "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының Бәллүр каләмгә лаек булуын ишеткәч, сөенечебезнең иге-чиге булмады. Бу - редакция хезмәткәрләренең генә җиңүе түгел. Бәллүр каләм - актив хәбәрчеләребезнең, газета укучыларыбызның уртак иҗат җимеше ул. Шәһәр һәм авыллардагы хәбәрчеләребез язмалары белән газетабызны баетып тормасалар, газета укучыларыбыз "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылмасалар, без дә булмас идек.
"Бәллүр каләм" бәйгесе тантанасында матбугат ветераны Ислам Әхмәтҗанов:
- Журналистика - экзотик наркомания ул. Шул эшкә кереп китсәң, аннан аерылып та, ташлап та, дәваланып та булмый, - дигән иде.
Аның сүзләрен хуплап, "Әгерҗе хәбәрләре"ндәге хезмәттәшләремә дә шушы "наркомания чире"ннән аерылмаска, район гәҗитенә тугры калган укучыларыбызга хезмәт итәргә язсын димен.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев