Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Татарстанда 34 кеше янгын корбаны булган

Йортларда янгыннар ешайган

Татарстанда янгыннарга бәйле хәлләр катлаулы булып кала. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин әйтүенчә, ел башыннан республикада инде 562 янгын очрагы теркәлеп, аларда 34 кеше һәлак булган.

Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 8 процентка күбрәк. Янгыннарның күпчелеге  – дүрттән өч өлеше (406 очрак) торак йортларда чыгып, 33 кешенең гомерен өзүгә китергән. Төп сәбәбе – электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау. Янгыннарның 36 проценты шуңа бәйле. Шулай ук күпкатлы йортларда да янгыннар ешайган: барлыгы 14 шундый очрак теркәлгән. Бу – узган елдагыга караганда ике тапкыр артык. Күпкатлы йортларга «кызыл әтәч» керүнең сәбәбе – янгын сигнализациясе системаларының төзексезлеге.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев