Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстанда автобус кондукторы терминал белән пассажирның йөзенә суккан (ВИДЕО)

    Агрессив пассажирның авызыннан кан киткән

    Казан автобусында чираттагы тапкыр пассажир һәм кондуктор арасында сугыш булган. Иҗтимагый транспорт хезмәткәре сугыш барышында ир-атның йөзенә терминал белән суккан. Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә.

    Пост авторы хәбәр иткәнчә, вакыйга кичә кич белән булган. Конфликт хатын-кыз үз баласын кондуктор урынына утыртканнан соң башланган, тегесе аларны башка буш урынга күчергә сораган. Бу пассажирларның берсенә ошамаган һәм ул автобус хезмәткәренә начар сүзләр белән кычкыра башлаган. Ниндидер мизгелдә хезмәткәр түзми  һәм терминал белән ир-атның йөзенә суга, шулай итеп, агрессив пассажирның авызыннан кан киткән.

    Шуннан соң сугыш башланып киткән. Низагны аларны аера башлаган башка пассажирлар туктаткан.

    Чыганак: Ватаным Татарстан

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: