Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Татмедиа“ бүләген отучылар арасында әгерҗелеләр дә бар

    "Татмедиа" җәмгыяте үз укучылары арасында үткәргән "Язылган өчен телевизор" бәйгесенә йомгак ясады. Иң зур приз - телевизор Арчага китсә дә, райондашларыбыз арасында да махсус бүләк отучылар бар. Менә алар, бәхетле бүләк ияләре: Барҗы-Умгадан Әлфия Шәймөхәммәтова, Девәтернәдән Расим Шакирҗанов, Яңа Бәзәкәдән Гөлназ Вәлиева. Газета укучыларыбызны ихлас котлыйбыз һәм 22962 телефоны аша...

    "Татмедиа" җәмгыяте үз укучылары арасында үткәргән "Язылган өчен телевизор" бәйгесенә йомгак ясады. Иң зур приз - телевизор Арчага китсә дә, райондашларыбыз арасында да махсус бүләк отучылар бар.

    Менә алар, бәхетле бүләк ияләре: Барҗы-Умгадан Әлфия Шәймөхәммәтова, Девәтернәдән Расим Шакирҗанов, Яңа Бәзәкәдән Гөлназ Вәлиева. Газета укучыларыбызны ихлас котлыйбыз һәм 22962 телефоны аша безнең белән элемтәгә керүләрен сорыйбыз.

    "Татмедиа" җәмгыяте бу бәйгене инде алтынчы тапкыр уздырды. Анда катнашу өчен әлеге җәмгыятьнең кимендә өч басмасына язылырга кирәк. Мондый бәйгеләр киләчәктә дә оештырылачак. Сез дә үз бәхетегезне сынап карагыз, хөрмәтле укучыларыбыз.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: