Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

“Татмедиа“ның бүләкләрен һәр Әгерҗе әбунәчесе ота ала

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әбунәче декадасы кысаларында 23 октябрьгә кадәр 2017 елның беренче яртыеллыгына "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылсагыз, күп нәрсә отачагыгыз турында хәбәр иткән идек инде. Бу ункөнлектә арзанрак бәягә язылу һәм редакция бүләге оту мөмкинлеге янына тагын бер кызыксындыру чарасы өстәлде. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте, матур традицияне дәвам итеп, бу юлы да...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әбунәче декадасы кысаларында 23 октябрьгә кадәр 2017 елның беренче яртыеллыгына "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылсагыз, күп нәрсә отачагыгыз турында хәбәр иткән идек инде.

Бу ункөнлектә арзанрак бәягә язылу һәм редакция бүләге оту мөмкинлеге янына тагын бер кызыксындыру чарасы өстәлде. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте, матур традицияне дәвам итеп, бу юлы да әбунәчеләр арасында саллы гына призлар уйнатуын игълан итте.

Моның өчен "Татмедиа" карамагындагы кимендә өч басмага алты айга язылып, квитанцияләрнең күчермәсен 2017 елның 20 январена кадәр 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2, Татмедиа адресына җибәрергә кирәк. Конверт тышына "Акция" дигән билге куярга онытмагыз. Конверт эченә исем-фамилиягезне, телефоныгызны да языгыз.

Исегезгә төшерәбез, "Татмедиа" уздыра торган бу акциядә катнашып райондашларыбыз арасында савыт-саба, фотоаппарат отучылар булды инде. Бу юлы да төп приз - 28 мең сумлык телевизор. Аннан соң өч фотоаппарат, савыт-саба җыелмалары оту мөмкинлегегез бар.

23 октябрьгә кадәр "Әгерҗе хәбәрләре"нә почта элемтәсе бүлекчәләрендә, хат ташучыларда 525,72 сумга язылып калырга ашыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев