Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Тәбәрле авылы әбие фотоаппарат отты

"Әгерҗе хәбәрләре"н нәшер итүче "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте өч ел инде үз басмаларын укучылар арасында "Язылган өчен Айпад!" бәйгесе игълан итә. Ә "Татмедиа" карамагында - 99 гәҗит һәм 16 журнал. 2016 елның беренче яртыеллыгына "Татмедиа"ның кимендә өч басмасына язылып, квитанцияңнең күчермәсен Казанга җибәргән булсаң, синең дә бүләк оту мөмкинлегең бар иде,...

"Әгерҗе хәбәрләре"н нәшер итүче "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте өч ел инде үз басмаларын укучылар арасында "Язылган өчен Айпад!" бәйгесе игълан итә. Ә "Татмедиа" карамагында - 99 гәҗит һәм 16 журнал. 2016 елның беренче яртыеллыгына "Татмедиа"ның кимендә өч басмасына язылып, квитанцияңнең күчермәсен Казанга җибәргән булсаң, синең дә бүләк оту мөмкинлегең бар иде, хөрмәтле укучым.
БҮЛӘККӘ БҮЛӘК ӨСТӘЛДЕ
Тәбәрле авылында яшәүче сигезенче дистәсен ваклаган Наҗия апа МУЛЛАХМӘТОВА, әнә шушы бәйгедә катнашып, "Татмедиа"ның бүләгенә лаек булды да инде.
- Үз гомеремдә бүләк отканым юк иде. Киресенчә, оттыра гына идем. Әнә, бер елны төзәтеп китерәбез дип алып киттеләр дә, суыткычсыз да калдырдылар, ремонт өчен биргән 2500 сум акчамнан да җилләр исте. Кешеләргә бик ышанучан булуым аркасында берничә тапкыр кәкре каенга терәткәннәре булды мине. Шуңа бу юлы да беренче тапкыр бүләк отуым турындагы хәбәргә бик сагаеп, дөресен әйтим, шикләнеп карадым, - дип каршы алды безне Наҗия апа.
Ә котлап, кулына фотоаппаратны тапшыргач:
- Кара, дөрес булып чыкты бит бу хәбәр, - дип көлеп куйды.
- Ижаудагы кызым Фидания шулай сюрприз ясарга ярата инде миңа. 2016 ел өчен "Әгерҗе хәбәрләре", "Безнең мирас" һәм "Сөембикә" яздырып, туган көнемә бүләк иткән иде. Ә үзем "Ватаным Татарстан"га язылдым. Кызым менә шуларның квитанцияләрен конкурска җибәргән булган. Мин бу турыда белмәдем дә, - ди Наҗия апа.
"Татмедиа" оештырган бәйгедә быел Татарстан, Башкортостан, Удмуртиядән 200дән артык әбунәче катнашты. Конкурсның төп призы Айпад Апаска китте. Аннан соң өч фотоаппарат уйнатылды. Әлеге бүләкнең берсе газета укучыбыз Наҗия апага эләгүенә без дә бик сөендек.
- Яшь чагымда да, хәзер дә гәҗит-журнал, китап укырга бик яратам. Кышкы озын кичләрдә ялгызың нишләп утырасың инде? Үзем алдыра торганнарын укып бетергәч, күршеләремнән "Татарстан яшьләре", "Ирек мәйданы" н алып чыгам әле. Бу басмалардагы бер генә язманы да калдырмый укып чыгам. Бездә Әгерҗе радиосы, телевидениесе булмагач, бөтен яңалыкны үзебезнең "Әгерҗе хәбәрләре" китерә инде. Шуңа аны бик көтеп алам. Ижаудагы кызларым Фидания белән Рузилә дә авылга кайткач, миңа килгән гәҗит-журналларны укырга яраталар, - ди Наҗия апа.
Тумышы белән ул Минзәлә районының Калмия авылыннан. Тәбәрлегә килен булып төшкәненә 52 ел инде. Пенсиягә чыкканчы мәктәптә җыештыручы булып эшләгән.
- Авылын да, кешеләрен дә яраттым. Ирем Рәшит кенә 58 яшендә китеп барды. Өч балам да мине бик тәрбиядә яшәтәләр. Фиданиям һәм Чаллыдагы оныгым Илназ сәяхәткә дә алып чыгып китәләр. Казанга театрга, Чаллыга концертларга да алып баралар. Болгарга баргач хәтта беренче Президентыбыз Шәймиев белән фотога да төштем әле, - диде Наҗия апа горурланып.
Ул кулындагы бүләк фотоаппаратны кат-кат әйләндереп карады да:
- Ходай кушса, кызыма әйтермен әле, киләчәктә дә мине шундый бәйгеләрдә катнаштырсын. Ярты ел гәҗит-журнал укып рәхәтләнәм, бүләге дә гомерлек истәлек бит. Мин моны оныгыма бүләк итәрмен инде. Ә сез үзегезнең "Татмедиа" җитәкчелегенә рәхмәт әйтегез минем исемнән, - дип озатып калды укучыбыз Наҗия апа.
ИСЕ ҮК КҮҢЕЛГӘ ЯКЫН
Исәнбайдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ ХУҖИНА бу яртыеллыкта ике мең сумлык газета-журналларга язылган. Ул да "Татмедиа" җәмгыяте уздырган бәйгедә үзен сынап карарга уйлаган.
- Гәҗит-журналларга язылган квитанцияләрнең күчермәләрен күрсәтелгән электрон адреска юлладым. "Атып калганчы, ятып кал", диләр бит. Җиңүче булмасам да, бүләкләүгә эләгүемә дә сөенәм, - диде ул.
Гомумән, Хуҗиннар йортына матбугат басмасы килмәгән көн бик сирәк ул. "Ватаным Татарстан", "Әгерҗе хәбәрләре", "Яңарыш" газеталарын, "Мәгариф", "Казан утлары", "Безнең мирас" журналларын гаиләләре белән яратып укыйлар.
- Мин 1992 елда Актаныштан Исәнбайга килен булып төштем. Бу йортта миңа кадәр дә гомер буе район газетасын алганнар. Әле дә хәтерлим: хат ташучы почта әрҗәсенә гәҗит салганны көтеп йөрүче Мирсияф әткәй ашыгып чыгып китә иде. Күзлеген киеп, диванга утырып иң беренче булып район гәҗитен укыганы - әле дә күз алдымда. Үзем дә беренче көннән үк "Әгерҗе хәбәрләре"н яратып укыйм. Әле бит ул укучыларымны, кызым Зәринәне һәм мине иҗади дуслыкта да тота, - ди мөгаллимә.
Хәзер Интернет заманы, бөтен мәгълүматны, яңалыкны аннан табып булса да, Гөлназ ханымның аңа карата үз фикере бар.
- Гәҗитне кулга тотып укуга җитәме соң инде?! Гәҗитнең исләре үк күңелгә якын, - ди ул.
Гөлназ ханымга "Татмедиа" бүләкләрен Исәнбай Мәдәният йортында узган кичәдә тапшырдык һәм аңа бәйгедә катнашканы, безнең белән бергә булганы өчен рәхмәтебезне җиткердек.
- Мин тормышымны газета-журналдан башка күз алдына да китерә алмыйм. Сезне дә матбугат басмаларына, бигрәк тә "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылырга чакырам, - диде ул исәнбайлыларга.
УЗГАН ЕЛГЫ БӘЯГӘ ЯЗЫЛ
Хөрмәтле укучыларыбыз! "Татмедиа" җәмгыяте үз басмаларын укучылар арасында мондый бәйгеләрне киләчәктә дә дәвам итәчәк. Алар турында хәбәр итеп торырбыз. Сез исә "Әгерҗе хәбәрләре"нән һәм "Татмедиа"ның үзегез яраткан басмаларыннан аерылмассыз дип ышанабыз.
Сүз уңаеннан: 1 апрельгә кадәр икенче яртыеллык өчен "Әгерҗе хәбәрләре"нә узган елгы бәядән - 528 сумнан язылып калырга ашыгыгыз. Булмас димә, дөнья бу. 1 июльдән утка, газга хаклар арткач, вакытлы матбугатка да бәяләр артыр дигән сүзләр йөри.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев