Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Телевизор әгерҗелеләргә эләгерме?

    17 февраль көнне "Татмедиа" җәмгыяте 2017 елның беренче яртыеллыгына үзе нәшер иткән кимендә өч газета-журналга язылучылар арасында бүләкләр уйнатачак. Төп приз - телевизор. Күптәнге традиция буенча, бүләкләр арасында цифрлы өч фотоаппарат, "Кукмара" табак-савыты җыелмасы да булачак. Телевизорга дәгъва белдерүчеләр исемлеге дә билгеле инде. 214 әбунәче арасында безнең райондашларыбыз да бар....

    17 февраль көнне "Татмедиа" җәмгыяте 2017 елның беренче яртыеллыгына үзе нәшер иткән кимендә өч газета-журналга язылучылар арасында бүләкләр уйнатачак.

    Төп приз - телевизор. Күптәнге традиция буенча, бүләкләр арасында цифрлы өч фотоаппарат, "Кукмара" табак-савыты җыелмасы да булачак.

    Телевизорга дәгъва белдерүчеләр исемлеге дә билгеле инде. 214 әбунәче арасында безнең райондашларыбыз да бар. Менә алар, квитанция юллаган райондашларыбыз: Люция Терентьева, Гөлназ Хуҗина, Гөлназ Вәлиева, А.С. Чернова, Гөлнара Ногоманова, Ильяс Муллахмәтов, Гөлзидә Сутягина, Әлфия Шәймөхәммәтова, Муллаян Ситдыйков, Эльза Рамазанова, Расим Шакирьянов, Гөлшат Хисмәтуллина, Вәсилә Баһаветдинова. Алар арасында таныш исемнәр, ягъни әлеге бәйгедә үзләрен сынап караган әбунәчеләребез дә бар. Ничек кенә булмасын, без сезгә уңышлар телибез, хөрмәтле райондашларыбыз. Бик тиздән бүләк отучылар исемлеге дә билгеле булачак. Анысын да бик сөенеп хәбәр итәрбез.

    Фотода: узган ел приз откан райондашларыбыз Раушания Низамбиева һәм Әлфия Шәймөхәммәтованы бүләкләү мизгелләре.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: