Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Төнлә 32 меңнән артык кеше сусыз калган

    7 мәктәп, 6 балалар бакчасы, балалар йорты, шифаханә, биш котельный сүнә

    Узган төндә Чистайда авария аркасында 32 меңнән артык кеше сусыз калды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

    23.35 тә, Карл Маркс урамында 300 м диаметрлы торбаүткәргечне өзү аркасында, салкын суны туктату турында хәбәр килгән.

    Ремонт эшләре вакытында 8 мең шәхси һәм 40 күп фатирлы йорт сусыз калган. Шулай ук җиде мәктәп, алты балалар бакчасы, балалар йорты, балалар шифаханәсе, биш котельный да сүндерелеп тора.

    4.40 сәгатьтә су белән тәэмин итү вакытлыча схема буенча торгызылган, ремонт әле тәмамланмаган.

    Чыганак

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: