Ял итүчеләрне кисәтәләр: эвакуациягә әзер булырга кирәк
Экстрен ярдәм күрсәтеләчәк
Хорота һәм Мацеста елгаларында су биеклеге критик хәлгә җитү аркасында, Сочи халкын эвакуация ихтималы турында кисәттеләр. Бу хакта төбәкнең оператив штабына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Сочиның Адлер һәм Хостин районнарында озакка сузылган һәм көчле явым-төшемнәр аркасында Хорота һәм Мацеста елгаларында су биеклеге критик дәрәҗәгә җитте. Су басу һәм елгаларның ярларыннан чыгу ихтималы турында хәбәр итү өчен сиреналар урнаштырылды. Эвакуация башларга туры килгән очракта, халыкка документларын һәм беренче чиратта кирәкле әйберләрен әзерләргә кушылды», — диелә оперштаб хәбәрендә.
Экстрен ярдәм күрсәтергә кирәк булган очракта, шәһәрдә «Кубань-СПАС» һәм «Служба спасения Сочи» экипажлары дежур тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев