Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Янгыннан 92 баш хайванны коткарганнар

Сыер абзары янган

Алабуга районы Соколка авылында сыер абзары янган.

- Алабуга районында кичке алтыда янгын сүндерүчеләр Соколка авылындагы эре мөгезле терлекләр фермасында янгын чыгуы турында хәбәр ала, - диде безгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Андрей Родыгин.

Янгын мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән. Ут янкормада (терлекләргә азык әзерләү өчен бина) чыккан дип фаразлана. 

Янгыннан 92 мал коткарылган.

Ут чыгу нәтиҗәсендә ишек, өлешчә диварлар һәм түбә янган. Янгын 20 минут эчендә сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк. Янгын сәбәбе билгеләнә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев