Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Язылу

Икенче яртыеллыкка матбугат басмаларына язылу төгәлләнде. Елның икенче яртысында да 6329 газета укучыбыз "Әгерҗе хәбәрләре" белән бергә калды дип горурлана алабыз. Кайберәүләр "халык хәзер газета укымый, район гәзитен дә яшьләр Интернаттан гына карый" дисәләр дә, безне үз итүчеләр, аны атнага ике тапкыр көтеп алучылар булуы безнең өчен зур шатлык. "Әгерҗе...

Икенче яртыеллыкка матбугат басмаларына язылу төгәлләнде. Елның икенче яртысында да 6329 газета укучыбыз "Әгерҗе хәбәрләре" белән бергә калды дип горурлана алабыз.

Кайберәүләр "халык хәзер газета укымый, район гәзитен дә яшьләр Интернаттан гына карый" дисәләр дә, безне үз итүчеләр, аны атнага ике тапкыр көтеп алучылар булуы безнең өчен зур шатлык. "Әгерҗе хәбәрләре" - бигрәк тә өлкән яшьтәге укучыларыбызга район тормышы белән танышып бару, район сулышы белән яшәү өчен бердәнбер мәгълумат чарасы ул.
Район газетасын халык арасында популярлаштыруга, аны яздыруга почта элемтәсе хезмәткәрләре дә зур тырышлык куялар. Икенче яртыеллыкка яздыру кампаниясе чорында "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылучылар санын киметмәү өчен зур хезмәт куйган почта элемтәсе бүлекчәләре начальникларын газета редакторы Рәмзия Зарипова хөрмәтләде. Алар арасында газетага язылучылар санын арттырган Гөлшат Хисмәтуллина (Девәтернә), Нәсимә Әхмәтҗанова (Салагыш), Гүзәл Гыйльметдинова (Кичкетаң), Елена Чикурова (Азево), Лилия Тимербаева (Яңавыл), Лидия Павлова (С.-Омга), Гөлфәридә Йосыпова (Исәнбай), Надежда Васильева (Күләгәш) бар иде. "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылучылар санын узган елгы дәрәҗәдә саклап кала алган бүлекчә начальниклары Тирсәдән Гүзәлия Муллахмәтова, Биектаудан Рәмзилә Шакирова, Бимадан Олеся Шамеева, Иске Чекалдадан Светлана Бердникова, Әгерҗедән Эльмира Фәхретдинова да редакциянең премияләренә лаек булдылар. Район газетасына язылуны аеруча актив оештырган подписка бүлеге хезмәткәре Мөнирә Рахмаевага рәхмәтебез аеруча зур.
Безнең белән элемтәләрегезне өзмәгән өчен сезгә аеруча рәхмәтле, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Ә без "Әгерҗе хәбәрләре" һәр йортта көтеп алына торган, проблемаларыгызны хәл итүдә ярдәм итүче, халык белән власть арасында элемтә урнаштыручы күпер булсын өчен барысында эшләргә тырышырбыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев