Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПФР

Россия Пенсия фонды 2021 елда нинди үзгәрешләр әзерли

2021 елга бурычлар куелды

12 гыйнварда “Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсенең 2020 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары турында” темасына Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе коллегиясе узды.

Пенсияләр арту һәм түләү.

Узган елда Республикада яшәүче 1 млн. 136 мең кешегә барлык төр пенсияләр тулы күләмдә һәм Закон билгеләгән вакыт аралыгында түләнде. Россия Пенсия фондының Татарстандагы территориаль органнары пенсия билгеләү турында 42 меңнән карар чыгарды.

Пенсияләрне арттыру буенча барлык чаралар да күрелде. Гадәттәгечә, январь аенда эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 6,6% арттырылды, бу 2019 ел нәтиҗәләре буенча инфляция дәрәҗәсен 2 тапкырдан күбрәккә арттырды.

Россия Федерациясендә 2019 ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып, 1 апрельдән иминият пенсияләре 6,1 % артты.

Август аенда эшләүче 270,9 мең пенсионерның пенсияләре Россия Пенсия фонды бюджетына кергән иминият взнослары суммасы мәгълүматлары буенча кабат исәпләнде.

Индексацияләнгәннән соң 2020 елда Татарстанда уртача пенсия күләме 15497,58 сум. Республикада 2021 елда социаль өстәмә түләү күләмен билгеләү өчен пенсионерның яшәү минимумы кабат исәпләнде, хәзер ул 8423 сум тәшкил итә.

1 гыйнвардан картлык буенча иминият пенсияләр билгеләү шартлары үзгәрүен искәртеп үтәргә кирәк. Быел 56,5 яшьлек хатын-кызлар һәм 61,5 яше тулган ир-атлар пенсиягә чыга. Пенсиягә чыгу өчен 12 ел минималь стаж һәм кимендә 21 пенсия коэффициенты кирәк булачак.

Иминият пенсияләре 6,3% индексацияләнде. Пенсияләр һәркем өчен индивидуаль рәвештә артты, ул пенсионерның нинди күләмдә пенсия алуына бәйле. Пенсияләр уртача 1 мең сумга артты. Дәүләт тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр апрельдә якынча 2,6% индексацияләнәчәк.

Сугыш инвалидларына, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә.

Узган ел Илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтте. Республикада яшәүче 31800 сугыш ветераны федераль һәм региональ түләүләр алды. Әлеге мәгълүматлар социаль яклау органнары һәм көч структуралары мәгълүматлары белән синхронлаштырылды.

Болай эшләү ветераннарны 100% ка колачларга һәм түләүләрне Пенсия фонды аша башкарырга мөмкинлек бирде:

- 75 әр мең сум – сугыш инвалидлары һәм ветераннарына, әлеге категория ветераннарның тол хатыннарына, балигъ булмаган тоткынлыкта булганнарга;

- 50 шәр мең – тыл хезмәтчәннәренә.

Сугыш инвалидлары һәм ветераннар фонд аша шулай ук 10 ар мең сум ел саен бирелә торган акча алдылар.

Бөек Ватан сугашы ветераннарының аерым категорияләрен материаль яктан тәэмин итү үткәрелгән индексацияләрне дә кертеп, 30 мең сумнан артып китте. Бөек җиңү юбилее уңаеннан Пенсия фонды 1,8 млрд. сум акча түләде, бу эшләр барысы да гражданнардан гариза алмыйча, фонднын үзендә булган мәгълүматларга таянып башкарылды.

Балаларга түләүләр

2020 елда Республикада Россия Президентының 16 яшькәчә балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтергә юнәлдерелгән Указын реализацияләү юнәлешендә шактый эш башкарылды. Эпидемия шартларында балалары булган гаиләләргә ярдәм итү эшен хөкүмәтебез Пенсия фондына ышанып тапшырды. Апрель-сентябрь айларында бу эшкә Пенсия фонды хезмәткәрләре шактый вакыт һәм көч сарыф итте. Түләүгә хокук билгеләгәндә гаиләләргә мохтаҗлык дәрәҗәсе ачыкланмады - әлеге яшь аралыгында балалары булган гаиләләр барысы да акча алды. Татарстан Пенсия фонды барлык гаиләләр дә әлеге хокуктан файдалана алсын өчен бөтен чараларны да күрде.

Кыска вакыт өчендә миллионнан артык гариза эшкәртелде. Президент Указы буенча Татарстанда яшәүче 766036 балага акча түләнде.

Болардан тыш, декабрь аенда Россия Президенты 8 яшькә кадәрге балаларга өстәмә рәвештә түләү кертте, ел ахырында 398 мең бала акча алды.

2020 елда балаларга түләүгә 18 млрд. сумнан артык акча тотылды.

Ана капиталы

Узган елда бала тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чикләре шактый киңәйде. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән ана капиталы арттырылды. Программа 2026 елга кадәр дәвам итәчәк, капитал суммасы арттырылды, хәзер беренче бала туган гаиләләр дә ана капиталы алу хокукына ия.

Президент карары буенча ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Быелга ул 17 мең сумга артты һәм 483882 сум тәшкил итә. Икенче бала өчен

капитал 23 мең сумга якын арттырылды, һәм гаилә беренче бала өчен капитал алмаган очракта 639 мең сумга җитте.

Ана капиталы бирүне сорап язган гаризаларны карау вакыты да кыскартылды. Сертификат бирүгә язылган гаризалар – 5, ә аннан файдалануны сорап язылганнары - 10 эш көн эчендә каралырга тиеш.

Узган ел сертификат алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк бирелде. Бу, әлбәттә сертификат алу хокукына ия булучылар артуга бәйле.

Сертификатларны проактив рәвештә, ягъни гариза алмыйча гына рәсмиләштерү дә узган ел яңалыгы. “ЗАГС” мәгълүмат системасы мәгүлүматлары буенча барлык сертификатларның 97% бирелде.

Сертификат акчалары күпчелек очракта торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелә. Ана капиталыннан шулай ук балаларны мәктәпкәчә яшьтәге балалар учрежденияләрендә тәрбияләгән өчен түләүгә, әни кешенең пенсиясен арттыруга һәм инвалид балаларны интеграцияләү өчен файдаланырга мөмкин.

Электрон хезмәт кенәгәләре.

Узган елда барлык хезмәткәрләргә хезмәт кенәгәләренең кәгазь яки электрон вариантын сайлау хокукы бирелде. 179 мең татарстанлы электрон форматка өстенлек бирде.

Реестрны предприятия түгел, ә дәүләт алып барган хәзерге чорда хезмәт мөнәсәбәтләрен электрон форматта төркәп баруга күчү хезмәткәрләргә хезмәткә туры кагылышлы Законнарны үтәүне тулысынча гарантияли. Эш бирүче хезмәткәрнең эш стажы һәм компетенциясе турындагы мәгълүмат белән таныша ала. Бу исә шактый бай мәгълүмат базасыннан үзенә кирәкле белеме һәм күнекмәләре булган хезмәткәр сайлап алу мөмкинлеге дә бирә.

Гражданнарга хезмәт күрсәтү.

Чикләүләр шартларында Пенсия фонды халык белән эшләүнең яңа юлларын эзли. Хезмәтләрне проактив күрсәтүдән тыш, Пенсия фонды бүген клиентлар белән эшләү хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгатьсез генә хезмәт күрсәтүне оештыру өстендә эшли. Гариза нигезендә күрсәтелүче хезмәтләрдән гражданин үзе өчен уңайлы булган юл белән – шәхси мөрәҗәгать яисә Пенсия фондының электрон сервисларыннан кулланып файдалана ала.

Мәсәлән, ана капиталы акчасын дистанцион рәвештә файдаланып була. Капиталдан торак шартларын яхшырту һәм укыган өчен түләү максатында кулланганда, документлар тапшырырга кирәкми, чөнки тиешле мәгълүматларны Пенсия фонды белгечләре үзләре соратып ала. Сату-алу, элешкә кереп төзелештә катнашу килешүләрендәге мәгълүматлар Реестр порталы ярдәмендә, белем алу турындагы килешүдәгеләре – белем бирүучреждениесе белән төзелгән килешүдән, кредит килешүендәгесе – Пенсия фондының рәсми сайтында урнаштырылган банклар белән килешүдән алына.

Татарстан Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтләрендә 5 ел дәвамында бердәм мәгълүмат системасы үзәкләре эшли. Расланган исәп язмалары булган 700 мен татарстанлы инде шәхси кабинетка керә ала, бу барлык файдаланучыларның 40% дигән сүз.Узган ел шуннан файдалану Пенсия фондында 402 мең хезмәтне электрон форматта күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Болардан тыш фонд этаплап эшне дистанцион юл белән башкаруны тормышка ашыра. Контакт-үзәк көн саен йөзләгән кешегә пенсион һәм социаль тәэминатка кагышлы сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Телефон аша мөрәҗәгать итүчеләр саны арта. 2020 елда операторлар 195 мең шалтырату кабул итте. Чикләүләр чорында клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр саны 4 тапкыр кимеде, контакт-үзәк белгечләре көн саен 6 мең гражданга хезмәт күрсәтә. Белгечләр һәр мөрәҗәгатькә шәхси якын килеп, һәр сорауны дистанцион рәвештә канәгатьләндерде.

Инвалидларның Федераль реестры һәм социаль тәэминатның Бердәм дәүләт мәгълүматлар системасы.

Сәламәтлекләре чикле гражданнарга хезмәт күрсәтүгә Пенсия фондының территориаль органнары аеруча әһәмият бирә. Бүгенге көндә инвалидлар федераль ташламалардан да, РФ субъекты дәрәҗәсендәге ташламалардан да файдалана. Алар турындагы барлык мәгълүмат операторы Пенсия фонды булган инвалидларның Федераль реестрына тупланган һәм системалаштырылган.

Учреждение һәм ведомстволардан җыелган мәгълүматлардан файдаланып, дәүләт органнары гражданнарга азрак документлар соратып сыйфатлырак хезмәт күрсәтә.

Татарстанда инвалидларның Федераль реестры сайтындагы Шәхси кабинеттан инвалидлыгы булган 288 мең кеше файдалана, инвалидлык алган гражданнарга пенсиянең барлык төре реестр мәгълүматлары буенча билгеләнә. 1 гыйнварга Республикада 8 мең пенсия һәм айлык акчалата түләү билгеләнде. 7 меңгә якын гражданга айлык акчалата түләү гариза алмыйча, Пенсия фондына килмичә, ягъни тулысынча проактив рәвештә исәпләнде. Инвалидлык алу өчен социаль экспертиза органнарына җибәрелгән гражданнар турында электрон юл белән мәгълүматлар алу юнәлешендә медицина учрежденияләре белән сөйләшүләр алып барыла. Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе- инвалидлык буенча пенсияне инвалидларның федераль реестры һәм персонификацияләнгән исәп мәгълүматларына таянып билгеләү пенсия делосын формалаштыру технологиясен үзләштерелә торган регионнарның берсе.

Пилот проектында катнаша башлаганнан бирле Пенсия фондының Республикадагы территориаль органнарында 1200 артык иминиятләштерелгән затның шәхси лицевой счеты төгәлләндерелде, шуларның 961 нә инвалидлык буенча пенсия билгеләнде.

Моннан тыш, Бердәм дәүләт тәэминат системасы үсеш ала һәм аңа яңа функцияләр өстәлә. Бу исә теләгән һәркемгә үзенә социаль түләүләргә

хокукы, ә дәүләт органнарына – электрон юл белән алар турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

ЕГИССО системасындагы мәгълүматлар 2020 елда беренче тапкыр 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга акчалата түләү билгеләгендә гражданнарның мохтаҗ булу-булмавын ачыклаганда практикада кулланылды. (Россия Президентының 2020 елның 20 мартындагы 199 номерлы “Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары” турындагы Указы).

Россия Пенсия фонды органнарының төп бурычлары:

- гражданнарны материаль яктан тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү буенча барлык бурычларны үтәү – индексация ясау һәм түләү делоларын тематик тикшерү үткәрү – 2021 елның төп бурычы;

- дәүләт хезмәтләреннән файдаланганда гражданнарга уңайлы шартлар тудыру;

- Федераль социаль өстәмә түләүне гариза белән мөрәҗәгать иттермичә генә билгеләүгү күчү;

- гражданнарга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, Пенсия фонды дәүләт хезмәтләренә мөрәҗәгать итүне гадиләштерү өчен кирәкле ведомствоара хезмәттәшлекне үстерү;

- социаль тәэминатның бердәм дәүләт мәгълүмат системасын һәм инвалидларның Федераль реестрын тагын да камилләштерү;

- шәхси исәп турындагы федераль законнар җыелмасын һәм аның үтәлеше өчен җаваплылыкны аңлату эшен дәвам итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев