Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Президент котлый

Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны туксан яшьлек юбилеен каршы алды

Сәйдәт әби Закированы гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова котлады. 

Әгерҗедә яшәүче Сәйдә Закирова бүген 90 яшьлек олуг юбилеен бәйрәм итә. Тәбәрледә туып-үскән, балачакта бик күп авырлыклар күргән, тормыш иптәше Гыйльмулла белән гаилә коргач яшәргә Әгерҗегә килгән, күп еллар тимер юлда хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан гади, әмма олы йөрәкле Ак әби ул.

Күп еллар элек ире вафатыннан соң Сәйдәт апа Ижауда яшәүче улы Рафинатка, Әгерҗедәге төпчеге Фаат гаиләсенә һәрдаим олы терәк булып яши. Ә гомеренең ак чәчәкле матур вакытын ул аларның кадер-хөрмәтендә уздыра. Килене Мөнирә дә, улы Фаат та, оныклары Марсель гаиләсе дә аны ярдәмнәреннән ташламыйлар.

Сәйдәт апаны Әгерҗедә уңган бакчачы, аш-су остасы, чисталык-пөхтәлек яратучы буларак та беләләр. Яшелчә, җиләк-җимештән ел саен бик күп уңыш ала ул.

Сәйдәт апа җырларга да бик оста. Гомер бәйрәме көнендә ул борынгы матур җырларны да сузды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев