Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Президент котлый

Әгерҗедә яшәүче тыл ветераны Фәнилә әби Нәбиева олуг юбилеен каршы алды

Бүген Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәнилә әби Нәбиевага 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова котлады һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, район башлыгы Валерий Макаровның бәйрәм бүләкләрен һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Юбилярга халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Альмира Зарипова да иң изге теләкләрен җиткерде.

Балачактан тормыш арбасына җигелеп, өлкәннәр белән бергә авыр хезмәт башкарган Фәнилә апа.

Әтиләре сугышка алынгач, 1942 елда яраланып Мәскәү астында госпитальдә вафат була. Әнисе 32 яшендә дүрт бала белән тол кала. Фәнилә ул вакытта әнисенең төп терәге була. 1945 елда почтага хат ташучы булып эшкә чакыргач, аңа көн саен Кодаштан Тирсәгә 6 чакрымны җәяүләп йөрергә туры килә.

  • Көн саен барыбер Тирсәгә йөрисең, – дип яшь кызга хуҗалыклардан сөт җыюны да ышанып тапшыралар.
  • Менә шул елларны искә төшерәм дә уйга калам. Мин булдыммы икән ул дип тел шартлатам, – ди Фәнилә апа.

14 яшьлек кыз хуҗалыклардан сөтне җыеп, үгез җигеп, шуңа унар бидонны утыртып көн саен Тирсәгә илтә торган була.

  • Әле алай гынамы соң?! Юл урман аша уза. Юлга чыкканда исән кайтырмынмы, юкмы дип чыгып китә идем, – ди ул.

Башлы, мәктәптә яхшы укыган кызны кибеткә эшкә билгеләгәч тә сынатмый ул. Аннан Яңа Кызылъярга кияүгә чыккач та бу эшен дәвам итә. Әгерҗегә күңенеп килгәч күп еллар 11нче кибеттә сатучы булып эшли. Сатучы булып кына да 30 ел эшли ул. Әле пенсиягә чыккач та яраткан эшен башкаруын дәвам итә.

Фәнилә апаның уллары да үзе кебек бик булган, тырышлар. Флүр һәм Фәрит олыгайган көнендә әниләрен бик хөрмәтләп тәрбиялиләр. Фәрит һәм аның җәмәгате Эльвира ханым гаилә коргач та әниләре белән бергә яшиләр. Менә инде 34 ел бер түбә астында бик бәхетле гомер кичерәләр.

  • Шушы еллар эчендә ник бер сүзгә килгән булсын?! Шулкадәр матур яшибез. Әнигә без бик рәхмәтле. Икебез дә эштә чакта ул ашарга да пешерде, балаларны да үстереште, бакчада да эшләргә яратты. Өебездә тере йозак булды, – ди Эльвира ханым.
  • Үземнең кызларым булмагач, Эльвирам миңа кызым кебек бик кадерле. Минем аннан бер генә авыр сүз дә ишеткәнем юк. Ходай гомерләрен озын итсен, – дип тели Фәнилә апа.

Хәзер инде өй эшләрендә булыша алмаса да, җәен бакчага чыгып матур гына үсүче яшелчә, җиләк-җимешләргә, берсеннән-берсе купшы чәчәкләргә сокланырга ярата Фәнилә апа. Әле дә китаплар укый.

  • Китапханәдә без алып кайтмаган китап калмагандыр инде, – ди Эльвира ханым.

Бу гаиләгә район газетасы да икәү килә. Фәнилә апага дип “Әгерҗе хәбәрләре“н, үзләренә “Агрызские вести“ яздыралар Нәбиевлар.

Әнә шулай, гөлләргә күмелгән, нурлы, матур йортларында бик бәхетле яши бу гаилә.

  • Шушы бәхетебезне Ходай күпсенмәсен, – диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев