Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Президент котлый

Әгерҗедә яшәүче тыл ветеранына юбилей медале тапшырылды

“Җиңү бәйрәмен көтеп яшим“. Әгерҗедә яшәүче, 90 яшьлек юбилеен каршы алучы Миңнегөлсем ФӘССАХЕТДИНОВА әнә шулай ди.

Көчектә туып-үскән Миңнегөлсем җиде яшендә әнисез кала. Башлангыч сыйныфтан соң ук фермада сарыклар, атлар карый. Әгерҗегә күтәреп ашлык ташый. Үгез җигеп басуда эшли.

– Сугыш чорында җиңү килсен дип бик тырыштык. Һәр хуҗалык фронтка бәрәңгене токмач кебек кисеп киптереп тә, капчыклап та тапшырды. Үзебез яз көне тездән су ерып, черек бәрәңге җыйдык. Аякта чабата, әле анысы да һәрчак булмады. Беркөнне басуда сыер җигеп тырмалаганда бригадир килеп, сугыш бетү хәбәрен җиткерде. Әй сөенгәннәребез, шатлыктан елаганнарыбыз. Бу бәйрәм хөрмәтенә бәйрәм ашы да хәзерләгәннәр иде: һәр кешегә 20 грамм ит һәм шуның кадәр үк он салып пешерелгән аш! Аннан сугыштан Садретдин абыебызны көттек, тик ул кайтмады, – дип хатирәләр яңартты Миңнегөлсем әби.

Әтисе вафатыннан соң Әгерҗегә килеп, шәһәр Советында курьер вазифасы башкара. Аннары “Мостопоезд” оешмасы хезмәткәре буларак күперләр, ремонт-төзелеш участогында юллар төзүдә һәм шәһәрдә төрле биналар төзүдә катнаша. Лаеклы ялга киткәнче район кулланучылар җәмгыятендә хезмәт куя.

  • Район кулланучылар җәмгыятендә җыештыручы булып эшләдем. Эшли башлаган көннәрдә әле тегеннән, әле моннан акчалар таба идем дә, сатучыларга китереп бирә идем. Алар мине шулай сынаганнар икән. Намуслы булуымны белгәч, банкка акча илтеп тапшыру эшен дә миңа йөкләделәр. Күп чакта йөк бушату эшләрендә дә катнаштым. Бер эштән дә куркып тормадым, – дип бу көнне олуг бәйрәме белән котларга килгән район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Ирек Заһретдиновка зур рәхмәтләрен җиткерде хезмәт ветераны. 

Бүгенге көндә ул кызы – үзе кебек уңган-булган, Октябрьская урамындагы 5нче йорт өчен җаваплы вәкил Резеда Багаутдинова тәрбиясендә яши. Юбилее көнендә аны күпсанлы туганнары, якыннары, күршеләре, кодагыйлары, онык һәм оныкчыклары тәбрикләделәр. Юбилярга җитәкчеләрнең котлавын район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев җиткерде.

–  Ике бәйрәм бергә туры килде: юбилеем һәм тыл ветераны буларак “1941-1945 еллардагы сугышта Җиңүнең 75 еллыгы” юбилее медален тапшырдылар. Бусы алтынчы медаль булды. Бөек Җиңү бәйрәмен бөтен әгерҗелеләр белән бергәләп каршыларга әзерләнәм. Илгә-көнгә тынычлык теләп яшим, – дип озатып калды җор телле, хөр күңелле юбиляр.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев