Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Президент котлый

Җитәкчеләр Рус Шаршадысында яшәүче тыл ветеранын котладылар

Бүген Рус Шаршадысында яшәүче тыл ветераны Миңнесәүдә Ахуновага 90 яшь тулды.

Аны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары – район Советындагы “Бердәм Россия” фиркасе җитәкчесе Ришат Нурисламов, Көчек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов һәм балалары, оныклары, оныкчыклары котладылар.

Миңнесәүдә – Төрдәле кызы. Биш балалы гаиләдә яшьли эшләп үскән. Әтисе, сугыштан җиңү яулап, яраланып кайткан. Миңнесәүдәнең тормыш иптәше Мәхмүт Князев та – сугыш ветераны. Алар ирле-хатынлы фермада бозау карыйлар. Икесе дә – хезмәт ветераны.

Мәүмүт аганың вафатына 20 ел үткән инде. Миңнесәүдә апага сугыш ветеранының тол хатыны буларак Әгерҗедән фатир биргәннәр. Үзен тәрбияләүче кызы Резидә һәм оныгы Розалия белән бик еш шунда кунакка баралар.

  • Бөтенләй торырга бармыйм. Мәхмүт белән бергәләп салган йортыбызны калдырып китәсем килми. Хәзер өйгә су да кергәч бик уңайлы, – ди юбиляр.

Хәтере яхшы, зиһене әйбәт Миңнесәүдә апаның. Ике баласының, дүрт оныгы, дүрт оныкчының булуына куанып, яраткан авылында гомер кичерә тыл ветераны.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев