Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Президент котлый

Кадыбашта яшәүче Гомәр ага Бәшәров олуг юбилеен каршы алды

Кадыбашта яшәүче Гомәр ага БӘШӘРОВ бик бәхетле картлык кичерә. Ул балалары күрсәткән кадер-хөрмәттән бик канәгать. “Өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар“, ди елмаеп.

Әтисе сугышта һәлак булгач гаиләдәге бөтен авырлык әнисе белән Гомәргә төшә. Биш туганын ач-ялангач итмәс өчен көнне-төнгә ялгап эшли үсмер малай. Эштә дә сынатмый, хуҗалыкта да әнисенең уң кулы була.

Балачакта кулына чүкеч-балта тотып үсеп, һәр нәрсәне үзе төзеп, кирәк икән төзекләндереп үскән Гомәр тора-бара авылда танылган балта остасына әйләнә. Кадыбашның күп йортларына аның кул җылысы кергән. Колхозда тимерче булып эшләп тә хөрмәт яулый Гомәр абый. “Тимерләргә җан өрә иде“, диләр аның кордашлары. Әнә шулай, бик тырышып, һәр нәрсәне җиренә җиткереп эшләп яши ул.

Хатыны – башлангыч сыйныфлар укытучысы Мәмдүдә белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Розалия, Фәнил, Халисә Ижауда гомер кичерәләр. Алар атна саен әтиләре янына кайтырга ашыгалар. Зөлфия әтисе белән бергә яши.

  • Зөлфиябезгә Ходай Тәгалә сәламәтлек бирсен. Әниебезне бик кадерләп тәрбияләде. Хәзер әтигә хөрмәт күрсәтә, – ди Халисә апа.

Кызганыч, Бәшәровларга да бала хәсрәте күрергә язган икән. Уллары Зәниф яшьли генә фаҗигале төстә вафат булгач, аларның да сабыр канатлары сынган.

  • Бала югалту ачысын күрергә язмасын, – дип тели Гомәр абый.

Аның гомер бәйрәме белән котлаган район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов та картлык көннәрегездә Сезне бары шатлыклы мизгелләр генә сөендерсен, – дип теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев