Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Президент котлый

Хезмәт һәм тыл ветеранына туксан яшь тулды

Бүген Әгерҗедә яшәүче Маина Әхтәрәева 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.

Төрдәледә ишле гаиләдә туып-үскән, сугыш вакытында ач-ялангачлыкны күргән, ул вакытта ук колхозда бил бөккән, Әгерҗегә күченгәч башта колхозда, аннан 32 ел тимер юл поликлиникасында һәм санэпидемстанциядә эшләгән, соңыннан поездларны озатучы булып  хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан ветеран картлыгын бик бәхетле уздыра. Аны кызлары Нурия белән Гөлсинә бик тәрбиялиләр, хөрмәт күрсәтеп яшиләр. Дүрт оныгы, биш оныкчыгы да “әби“ дип өзелеп торалар.

Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев