Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Президент котлый

Кичкетаңның хөрмәтле әбекәенә туксан яшь тулды

Гомерен намуслы хезмәткә багышлаган, кешеләргә ярдәм итүдән тәм табып яшәгән, илгә-көнгә тәүфыйклы кыз-уллар үстергән, хәзерге көндә кылган игелекләренең әҗерен күреп бәхетле яшәүче  хезмәт һәм тыл ветераны Динә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАны 90 яшьлек юбилее белән котларга авылдашлары гына түгел, Әгерҗедән, Чаллыдан, Ижаудан да күпләр кайткан иде.

Барҗы кызы Динә ун яшендә әтисез кала. Ике абыйсы да сугышка киткәч унике яшеннән колхоз эшенә йөри башлый. Төрле эштә дә, фермада да алдынгылар сафында булган терекөмештәй җитез, толымнары үкчәсенә кадәр булган кызны сугыш кырыннан күкрәгенә “Кызыл йолдыз” ордены тагып кайткан уңган-булган Габдулла урлап алып кайта. Тормыш иптәшен бакыйлыкка озаткан каенатасы Хикмәтуллага рәхим-шәфкатьле килен, иренә тугрылыклы тормыш иптәше, өч баласына яраткан әни, авылдашлары һәм тирә-як авылларда яшәүчеләр өчен тәмле икмәк пешерүче уңган апа булып гомер кичерә. Лаеклы ялга чыккач та яраткан эшен дәвам итә.

  • Кояш кебек нурлы апабызның күңеле. Мәктәптән кайтканда Динә апаларның турыннан аның янына кермичә үтеп киткән булмады. Күңел җылылыгы аның бөтен туганнарына да җитә. Габдулла абыйның Галимә апасын да сыендырдылар алар үз йортларына. Габдулла абыйның ялгыз яшәүче сеңлесе Сания апаны да гомер иткән Шаршадысыннан алып кайтып, өй түреннән урын бирделәр. Туксан яшенә кадәр җиренә җиткереп тәрбияләделәр. Динә апаның өч баласы янында без бергәләп үстек, – дип рәхмәтләрен белдерделәр Ибраһим абыйсының кызлары Вәзирә, Нәзирә, Гүзәлия.
  • Динә апа затлы нәселдән. Сер тотардай ышанычлы дус ул. Килене Резеда белән тату торуның гүзәл үрнәге. Резеда да каенанасы кебек бик чиста-пөхтә, аш-суга бик оста, бик ярдәмчел, – диде  Әгерҗедән котларга кайткан Роза Ибраһимова.
  • Авылда иң хөрмәткә һәм мактауга лаек гаиләләрнең берсе. Габдулла абый атаклы мич чыгаручы, көлеп торган тәрәзә йөзлекләре ясады, тимер эшен дә чит итмәде. Балалары яхшы укыдылар. Рәшитләре югары белем алып Чаллыда эшли, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе. Диләрәләре сәнгать әсәре кебек искиткеч матур тортлар ясый. Рафисы төп йортта бөтен туганнарын сыендырып, сокланырлык матур гомер кичерә, – дип сокланып сөйләде ветеран-педагог Розалия Абдуллина.

90 яшен тутырса да Динә әби газеталарны күзлексез укый. Кичен капка төбенә чыгып күршеләре белән бергәләп көтү каршылый. “Динә апа үзенә тартып тора. Динә апаның чыкканын көтеп торып, капка төбендә күңелле итеп кич утырып алабыз. Ул чыкмаса, чыгу юк”, диләр күршеләре Сәрия һәм Зөлфия ханымнар.

Олуг юбилее  белән котларга килгән район башлыгы урынбасары – район Советындагы “Бердәм Россия” фиркасе җитәкчесе Ришат Нурисламовка, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зариповага, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы, күршесе Зөлфәт Нуревка, бәйрәм көнен Коръән аятьләре белән бизәгән авыл имам-хатыйбы Мөхәммәтазат хәзрәт Гатинга, кыз-улларына, кияү-киленнәренә, туганнарына, дусларына, күршеләренә рәхмәтләрен кат-кат әйтте юбиляр.

Гомер буе игелекләр кылып яшәгәнгә гомер көзең менә шундый кадер-хөрмәттә үтә. Бәхет касәң һәрчак шулай мөлдерәмә тулы булсын, Динә әбекәй!

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев