Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Президент котлый

Нарат авылында гомер кичерүче Гобәйдуллиннар тиздән тимер туйларын бәйрәм итәләр

Нарат авылында гомер кичерүче Нәҗибә–Зөфәр Гобәйдуллиннарның бергә яши башлауларына тиздән 65 ел була. Ә шушы көннәрдә Нәҗибә апа 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

Нәҗибәгә җиде яшь тулганда әтисе вафат була. Яшьтән эшләп, чыныгып үскән бөтерчек кебек җитез кыз фермага килгәч беренчелекне берсенә дә бирми. Үзе кебек алдынгы механизатор Зөфәр белән гаилә корып, йорт җиткереп чыгалар, өч кыз үстерәләр. Кая кушсалар да күңел биреп, эшен җиренә җиткереп башкара Нәҗибә апа: амбарда, басуда, урманда... Лаеклы ялга чыккач та байтак еллар эшләвен дәвам итә.

Хезмәт һәм тыл ветераны гына түгел, гомер буе сәхнәдән төшмәгән сәхнә ветераны да әле ул. Җырлый, бии, спектакльләрдә уйный. Зөфәре бик матур җырласа да, өч кызын ияртеп тамашачы ролендә калуны кулайрак күрә. Алтын туйдан соң зөбәрҗәт, бриллиант туйларын үткәргәннәр, тиздән тимер туйны да бәйрәм итәчәкләр.

– 65 ел бергә яшәүче авылдагы иң үрнәк гаиләләрнең берсе Нәҗибә–Зөфәр Гобәйдуллиннар. Хезмәт сөючән, тыйнак, ярдәмчел, сәнгать яратучы гаилә, – дип сөйләде олуг юбилее белән котларга килгән Девятерня авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов.

Булганлыгы, аң-зиһен үткенлеге хәзер дә кимемәгән Нәҗибә әбекәй кызлары, җиде оныгы, алты оныкчыгы уңышларына, җәмәгате белән тигезлегенә куанып, туганнары белән матур аралашып бәхетле гомер кичерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев