Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Президент котлый

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Раштуа бәйрәме белән котлады

«Изге Ана Казан иконасы күпмилләтле республикабыз башкаласының дөньякүләм танылган символларының берсе булып торуы куанычлы. Яңартылган соборга илебезнең һәм бөтен дөньяның төрле почмакларыннан дин тотучылар агыла..»

Раштуа бәйрәме һәр кешегә аңлаешлы мәңгелек хакыйкатьләрне – гаилә кыйммәтләренең какшамаслыгы, ана булу шатлыгы һәм балалар ниятләренең чисталыгы турында белдерә, дин тотучыларны Аллага яраклы эшләргә һәм шәфкатьле гамәлләргә рухландыра. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын бәйрәм уңаеннан котлавында шундый сүзләр җиткерде.

«Изге Ана Казан иконасы күпмилләтле республикабыз башкаласының дөньякүләм танылган символларының берсе булып торуы куанычлы. Яңартылган соборга илебезнең һәм бөтен дөньяның төрле почмакларыннан дин тотучылар агыла.

Төрле милләт һәм дин вәкилләре татулыкта һәм килешеп яшәгән Татарстанда безнең нәтиҗәле багланышларга һәм үсешкә омтылуыбыз иң кадерлесе. Мондый авыр вакытта күп гасырлар дәвамында тупланган рухи байлыкларны – эшләрнең һәм ниятләрнең бердәмлеген, күршелек һәм үзара аңлашучанлыкны, яхшы киләчәккә ышанычны саклау аеруча мөһим. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында болар барысы да аерым бер әһәмият өсти.

2023 ел игелекле эшләргә һәм гамәлләргә бай булыр һәм безнең һәрберебез Татарстан җәмгыятенең рухи үсешенә кулдан килгәнчә өлеш кертер, дип ышанам.

Чын күңелдән сезгә Раштуа шатлыгы, оптимизм, нык сәламәтлек, иминлек телим!» – диелә котлау текстында.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев