Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Президент котлый

Туксан ике яшьлек ветеран токмач баса, кыстыбый пешерә

Севастопольдә хезмәт итүе белән горурланучы, яшьләрчә җитез хәрәкәтле, заман яңалыкларыннан хәбәрдар Галимҗан ага БИКТИМЕРОВ 92 яшендә токмач басуы, кыстыбый пешерүе белән шаккаттыра.

Үтәгән егете Галимҗан Менделеевта тракторчылар курсында укыганда Песәй авылы кызы Мөхлисә белән таныша. Төп нигездә энекәше Рәхимҗанны калдырып, йорт салып чыгалар. Чибәр, уңган Мөхлисәсе белән ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Алтын куллы оста, колхоз эшләреннән кайткач, тәрәзә кысалары, йөзлекләр ясый. Күрше-тирә авыллардан, хәтта Удмуртиядән килеп остага заказ бирәләр. Сүзгә оста, дәртле, шат күңелле Галимҗан яшь вакытта балта остасы буларак та зур абруйга ия була. Лаеклы ялга чыккач та “өйрәтеп булса да тор әле“ дип бик еш мөрәҗәгать итәләр аңа.

Алтын туйларын үткәргәннән соң вафат була Мөхлисәсе. Улы да бакыйлыкта инде. Кызлары Алабугада һәм Сарапулда яши. Әтиләре янына бик еш кайтып, булышып китәләр. Ә хәзергә үз дөньясын үзе көтә әле Галимҗан ага. Бөтен эшне үзе башкара, токмачны да үзе баса, хәтта кыстыбый да пешерә. Хәзергәчә көндәлек алып бара, һава торышын язып бара. Колагы ныклап ишетмәсә дә, бөтен яңалыклардан хәбәрдар.

– “Әгерҗе хәбәрләре“ тупланмасын җыеп бара. Без кайткач район яңалыклары белән таныштыра. Ярдәмгә мохтаҗ түгел бабай. Физзарядка да ясый әле ул, – диләр ун оныгы һәм ике оныкчыгы.

Активлыгы гаҗәеп Галимҗан аганың. Көн саен Үтәгәннең өч урамын да урап кайта. Энесе Рәхимҗанга да эзне суытмый. Күрше Иске Эсләккә дә еш йөри.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев