Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Президент котлый

Туксан яшен каршы алган тыл ветераны өздереп җырлый, мәзәкләр сөйли

Бүген гомере буе Иж-Бубыйда яшәгән, соңгы биш елда Әгерҗедә кызы Вәсилә тәрбиясендә гомер кичерүче Вәсимә Чукова 90 яшен каршы алды.

Аны олуг бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов котладылар.

Вәсимә апа гомер буе җор телле, бик җитез, тырыш булган. Әлеге сыйфатлар аңа һаман да хас. Авыл үзешчәннәре составында җырлап, спектакльләр куеп йөргән Вәсимә апа  өздереп җырлый, мәзәкләр сөйләп шакаттыра. Бәйрәме көнне дә ул мәҗлескә җыелган бала-оныкларын тормыштан алынган мәзәкләрен сөйләп сокландырды. Балалар да әни-әбиләрен хөрмәт итәләр. Барысы да күчтәнәчләр алып кадерле кешеләрен котларга килгәннәр.

Вәсимә апа бу көнне бала вакытыннан колхозда бил бөккән елларын да, сугыш вакытларын да, җәмәгате Фаик белән яшәлгән бәхетле гомерен дә, вакытсыз вафат булган балаларын да искә төшереп хатирәләр яңартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев