Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 1 нче гимназиядә кызыклы чара узды

    Бу традициягә әверелде

    Бүген Әгерҗе шәһәренең 1 нче гимназиясендә «Беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләргә багышлау» дигән чара узды. Бу тантана инде ел саен үткәрелә торган традициягә әверелде.

    Багышлау йоласын ЮИД отряды әгъзалары, шулай ук Светлана Мөнәвир кызы җитәкчелегендә өлкән сыйныф укучылары үткәрде.

    Бәйрәмнең максаты-укучыларның юл йөрү кагыйдәләре турында күзаллауларын формалаштыру һәм элек алынган белемнәрне ныгыту иде.

    Беренче сыйныф укучылары бәйрәмнән бик канәгать калдылар.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: