Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

150дән артык тәртип бозу очрагы - Әгерҗедә киң масштаблы рейд нәтиҗәләре билгеле

Бер торак пункт та читтә калмады

Узган  ялларда районыбыз машина йөртүчеләре өчен тема бер булды. Ул – районга Казан инспекторларының махсус батальоны килү. Киң масштаблы рейдның нәтиҗәләре турында ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов сөйли.  

–    Олег Ринатович, әлеге киң масштаблы чараны уздыру нәрсә белән бәйле?
–    Узган елгы саннар күрсәткәнчә, Татарстанда нәкъ менә июль-август айларында юк һәлакәтләре һәм аларда вафат булучылар саны артуы күзәтелә. Әлеге хәлгә тотрыклылык кертү максатыннан ТР буенча ЮХИДИ идарәсе республика районнарында киң масштаблы рейдлар уздырырга карар кылды. Тагын бер сәбәп – бәйрәмнәрнең күплеге. Болар – Һава десанты гаскәрләре һәм Тимерьюлчылар көннәре, Корбан бәйрәме. Шуңа күрә профилактик эш бик кирәкле чара булды. 

–    Акция ничә көн дәвам итте һәм Әгерҗе районында ничә экипаж эшләде?
–    Рейдлар дүрт көн – 30 июльдән 2 августка кадәр дәвам итте. ЮХИДИ идарәсеннән безгә 9 инспектор җибәрелгән иде. Алар белән бергә көн саен безнең дүрт инспектор эшләде. Тулаем алганда, район юлларына биш автомобильле, ике спорт мотоцикллы экипажлар чыкты. Безнең район озынлыгы буенча үзенчәлекле булса да, бер генә торак пункт та читтә калмады. Кайберләрендә берничә тапкыр булырга туры килде. Кайбер машина йөртүчеләр дә берничә тапкыр туктатылды. 

–    Инде нәтиҗәләргә дә тукталыйк. 
–    Рейдлар нәтиҗәсендә дүрт көн эчендә 150дән артык тәртип бозу очрагы ачыкланды. Тупас тәртип бозуларга килгәндә, иминлек каешын такмауның – 24, яшь пассажирларны махсус җайланмаларсыз йөртүнең – 8,  пыялада тонировканы дөрес файдаланмауның 18 очрагы булды. Транспорт чарасы белән идарә итүгә хокукы булмаган – бер, салмыш хәлдәге җиде шофер тоткарланды. Салмыш хәлдәгеләрнең берсе – Удмуртия,  тагын берсе – Түбән Кама кешесе. Калганнары – әгерҗелеләр. Түбән Кама шоферын куып бару аша тоткарларга туры килде. Ул Тирсәгә әнисенә кунакка кайткан булган. Инспекторларны күргәч, качарга тырышкан. 
Әлеге очракларның күбесендә машина йөртүчеләрнең спиртлы эчемлекне алдагы көнне кулланганы билгеле. Әмма приборны алдап булмый шул. 

–    Башка төр тәртип бозуларга тукталсак...
–    Нигездә, страховой полисның юклыгы, автомобильнең техник яктан төзек булмавы кебек очраклар ачыклаңды. Җәяүлеләр тарафыннан кылынган тәртип бозулар аз ачыкланды. Тулаем алганда, бу ике көн тыныч узды дияргә була. Юлларда транспорт саны да чагыштырмача аз иде. Чараның төп нәтиҗәсе – әлеге көннәрдә бер генә юл-транспорт һәлакәте дә теркәлмәде. Бу безнең уртак эшебез нәтиҗәсе дип уйлыйм. ЮХИДИ идарәсенә практик яктан ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Мондый зур масштаблы рейдларны киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк дигән уртак нәтиҗәгә килдек. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев